Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы Салман авылында җирлек советы бинасы ачылды. ФОТО

Җәй айлары төзүчеләр өчен үзенә күрә бер отчет чоры, төзелгән объектларны тапшыру вакытына әйләнде.

Соңгы атналарда әле бер, әле икенче авылда социаль-көнкүреш оешма-учреждение биналары ачылып тора. Менә бүген шуларның берсе - Салман авыл җирлеге советы бинасы да үз ишекләрен ачты.

Авыл халкы белән бу шатлыкны уртаклашырга район башлыгы Александр Никошин, аның урынбасары Рәшит Билалов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов һәм аның урынбасары Мария Платонова һәм авыл җирлекләре башлыклары килгән иде.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановка рәхмәт, аның башлангычы һәм һәрьяклы ярдәме белән республикада халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән программалар эшләп тора. Сезнең авылда гына да аларга таянып берничә объект төзи яки ремонтлый алдык. Инде менә бүген җирлек советының эш урынын яңартабыз. Бирегә төрле йомыш белән килүчеләр өчен дә уңайлы булачак ул. Ә инде хезмәткәрләрне әйткән дә юк - биредә җылы, якты, иркен. Ә элек авыл советы эшләгән бинаны тулысынча балалар бакчасына бирәчәкбез, әмма аңа кадәр аны да әйбәтләп ремонтлыйсыбыз бар. Бу авылга әле бик матур парк та кирәк. Кичләрен ял итәргә, үзара аралашырга, балаларны, оныкларны саф һавага алып чыгарга менә дигән урын бит ул парк. Әле менә миңа бу арада клубның да буш торуын әйтәләр, халык йөрми, диләр. Болай булырга тиеш түгел, клуб көндезге сәгать икедән төнге унга кадәр эшләргә тиеш. Клубта концертлар, ял кичәләре даими үткәрелсен. Без бит боларның барысын да кешеләр өчен, аларның тормышын яхшырту өчен эшлибез, - диде район башлыгы.

Илнур Юсупов үзенең туган авылында яңа объект ачуда катнашуына аеруча шат булуын яшермәде.

- Җирлек башлыгына мин тагын да активрак булуын, авылдагы проблемаларны Президент программалары ярдәмендә хәл итүен телим,- диде ул.

Зөләйха ханым Мәхмүтова Салман җирлеген 20 елдан артык җитәкләде. Шуңа күрә үзе өчен бу вакыйганың бәйрәм булуын ассызыклады ул.

- Биредә эшләүчеләргә җайлы, уңай булсын. Үзләре дә халыкка якын торсыннар иде, - диде Зөләйха апа.

Ә җирлекнең хәзерге башлыгы Ләйсән Гайфуллина шушы шатлыклы вакыйга уңаеннан чыгыш ясаганда:

- Безнең машинабыз бар иде, инде бик җайлы бүлмәләребез дә булды. Хәзер тагын трактор да бирсәләр, бигрәк яхшы булыр иде, - дияргә онытмады.

Салман җирлеге советы өчен эш бүлмәләре хәзер клуб бинасында булачак. Монда ук почта бүлекчәсенә дигән бүлмәләр дә ремонтланган. Александр Федорович аларны да тиз арада җиһазларга һәм почтаны шунда күчерергә күрсәтмә бирде.

Яңа объект ачылу тантанасы район үзешчәннәре концерты белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев