Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында авыл җирлекләре арасында Экология елына багышлап смотр-конкурс үткәрелде. ФОТО

Авыл җирлекләре үзешчән сәнгать коллективлары арасында

Экология елына багышлап үткәрелгән "Җир - уртак йортыбыз" смотр-конкурсында Ташбилге җирлеге җиңүче дип табылды.

Иске Хурада җирлеге үзешчән сәнгать коллективына икенче урын бирелде. Чуаш Кичүе үзешчәннәре - өченче урында.

Смотр-конкурсның йомгаклары кичә, 25 майда район мәдәният йортында булган гала-концертта игълан ителде. Бу кичтә тамашачыларга район сәхнәсендә ел әйләнәсе барган смотр-конкурсның иң яхшы номерлары тәкъдим ителде. Иске Хурада җирлегеннән "Жемчужина", "Фай-лайф" бию коллективлары, Юхмачыдан Рафидә Шәяхмәтова, Хурададан Алина Садиванкина, Үргәгардан Әлфия Зыятдинова, Кошкидан Әнәсә Фәсахова, Чуаш Кичүеннән Эльвира Шәйхетдинова, Ләйсән Галләмова, Чиябаштан Мәсхүт Зәйнуллин, Алпардан Мәрьям Сафина, Иске Матак җирлегеннән Мария Худякова, Югары Әлкидән "Тургай" фольклор ансамбле һәм башка талантлы якташларыбызның чыгышлары көчле алкышлар белән бүләкләнде.

Үзешчәннәр һәм тамашачылар алдында чыгыш ясап, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова фестивальдә катнашкан һәркемгә район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдерде.

Җиңүче коллективларга һәм иң яхшы башкаручыларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев