Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы делегациясе Оренбургтагы хәрби частьтә якташ егетләребезнең хәрби ант кабул итү тантанасында булды. ФОТО

Быел көз армиягә чакырылган егетләребезнең 17се Оренбургтагы район шефлык иткән хәрби частьтә хезмәт итә.

23 декабрьдә аларның хәрби ант кабул итү тантанасында районыбыздан зур делегация катнашты.

Һәр ир-егет өчен гаять әһәмиятле һәм истәлекле бу вакыйганың шаһитлары булу, солдат уллары белән күрешү өчен хәрби частькә аларның әти-әниләре, туганнары, шулай ук җитәкчеләр, мәдәният хезмәткәрләре барды. Әти-әниләр балалары хезмәт иткән часть белән таныштылар, аларның йокы бүлмәләрен, ашханәләрен карадылар. Хәрби ант кабул итү тантанасы да гаять дулкынландыргыч булды. Командирлары Әлки егетләренең башкаручан, тырыш булуларын, әйбәт хезмәт итүләрен билгеләп үттеләр. Районнан хәзер анда барысы 38 егет Ватан алдындагы бурычларын үти.

Безнең делегация җитәкчесе - Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы Илсур Зарипов, тантанада чыгыш ясап, район җитәкчелеге исеменнән егетләребезне тәбрикләде, аларның намус белән хезмәт итүләрен теләде.

Аннан соң солдатларыбыз бәйрәм табынына чакырылды. Алар туган як күчтәнәчләре - өчпочмаклар, бәлеш, чәк-чәк, пәрәмәчләр белән сыйланып чәй эчтеләр. Ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре егетләребезгә бик матур концерт күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев