Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Пенсия тәэминатына заманча мөнәсәбәт

"Граҗданнарны пенсияләр һәм социаль түләүләр белән тәэмин итүгә кагылышлы барлык дәүләт йөкләмәләрен тулысынча һәм законда күрсәтелгән вакытларда югары сыйфатлы итеп үтәдек. 6405 пенсионерга пособиеләр һәм башка түләүләрне өзлексез җиткереп тордык,"- диде Пенсия фонды идарәсенең отчет җыелышында аның җитәкчесе Әлфия Дәүләтшина. Пенсия фонды идарәсе яңа елны танымаслык булып үзгәргән, янкорма өстәгәч,...

"Граҗданнарны пенсияләр һәм социаль түләүләр белән тәэмин итүгә кагылышлы барлык дәүләт йөкләмәләрен тулысынча һәм законда күрсәтелгән вакытларда югары сыйфатлы итеп үтәдек. 6405 пенсионерга пособиеләр һәм башка түләүләрне өзлексез җиткереп тордык,"- диде Пенсия фонды идарәсенең отчет җыелышында аның җитәкчесе Әлфия Дәүләтшина.

Пенсия фонды идарәсе яңа елны танымаслык булып үзгәргән, янкорма өстәгәч, зураеп, иркенәеп киткән бинада каршыладылар. Егерменче гасыр башында ук салынган сәүдәгәр йортының архитектура үзенчәлекләрен, тышкы бизәлешен саклап, эчке интерьерга да шундый ук төсмерләр биреп, шул ук вакытта заманча уңайлы итеп төзекләндерелгән бу бинада анда эшләүчеләр өчен дә, Пенсия фонды клиентлары өчен дә уңайлы шартлар тудырылды. Хәзер бирегә йомыш белән килүчеләрне җылы, иркен холл, уңайлы урындыклар, җитәрлек кадәр мәгълүмат чыганаклары куелган стендлар, хәтта төсле телевизор каршы ала. Билгеле, мондый шартларда коллективның эшчәнлек нәтиҗәләре дә югары гына була аладыр, дигән фикер туа.

Һәм бу чынлап та шулай икән. Идарә җитәкчесе Әлфия Дәүләтшина үзенең отчет докладында мондый саннар һәм мәгълүматлар китерде: иминият кертемнәрен туплау буенча тиешле чаралар кулланып, Пенсия фонды бюджетына 123,1 миллион сум, мәҗбүри медицина иминияте фондына 25,8 миллион сум акча кертелгән. Шулай итеп, планны 114,1 һәм 120,0 процентка үтәүгә ирешкәннәр. Пенсияләр, пособие һәм башка түләүләргә 720,9 миллион сум акча тотылган.

-Узган елда пенсияләр 12 процентка арткан.


Районда уртача пенсия 7 мең 864 сум тәшкил итә.


-Соңгы елларда үзләренең булачак пенсияләрен кайгыртучылар, пенсия тупланмаларына җаваплы караучы кешеләр күбәя. Әйтик, үткән елда 2113 әлкиленең пенсия тупланмалары формалашты. Һәм бу кешеләрнең яртысы диярлек безгә килеп, шушы акчалары белән идарә итү өчен компания сайладылар. Димәк, безнең районда пенсия тәэминатына заманча караш формалаша,-дип билгеләп үтте идарә начальнигы.

2013 елда 114 кеше пенсияләрне дәүләт белән уртакка финанслау программасына кушылган. Ә программа эшли башлаганнан бирле кушылучылар 1085 кә җиткән. Үткән елда 94 гаиләгә ана капиталына сертификат тапшырылган. Андый сертификатларга барлыгы 868 гаилә ия булган инде. Алай гына да түгел, аларның 80 проценты бу акчаны кулланырга да өлгергән.

Әлфия Дәүләтшина Пенсия фонды идарәсенең эшен яхшырту, башка оешмалар белән үзара хезмәттәшлек итү, пенсия хезмәтләреннән файдаланучылар өчен өстәмә уңайлыклар тудыру (әйтик, электрон элемтә чаралары аша), инновацион эш формаларын гамәлгә ашыру кебек мәсьәләләргә дә тукталып үтте.

-Безнең максат - пенсияләрне билгеләү һәм түләү, кешеләрнең безгә килеп чиратта тору вакытларын кыскарту дип ассызыклады ул.

Җыелышта Пенсия фонда идарәсе белән хезмәттәшлек итүче оешмалар вәкилләре дә катнашты. Суд приставлары федераль хезмәтенең район бүлеге суд приставы Екатерина Льдинова, баш дәүләт салым инспекторы Наталья Голубева, ЗАГС бүлеге начальнигы Розалия Сафина, Пенсионерлар бүлегенең район оешмасы җитәкчесе Рәйсә Хәбибуллина, почта элемтәсе начальнигы урынбасары Наталья Андронова шушы хезмәттәшлек турында сөйләп үттеләр. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова һәм Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсенең операция-контроль бүлеге начальнигы Гөлнара Шәрифуллина коллектив эшчәнлегенә бәя бирделәр. Алдынгылар хезмәтен хөрмәтләү дә булды - кадрлар буенча өлкән белгеч Мәҗитова Лилия район башлыгының, белгечләр Гадиева Фирүзә һәм Әлмиев Фәнис башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев