Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының алдынгы савымчысы Фәния Шәймәрдәнова – республикада “Күп балалы савымчы” номинациясендә җиңүче

Карга мегафермасы савымчысы Фәния Шәймәрдәнова Әтнәдә узган республика бәйгесеннән кыйммәтле бүләк белән кайтты. Узган атнада Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында ике көн дәвамында машина белән сыер саву операторларының республика конкурсы үтте. Анда районыбызның алдынгы савымчысы, Базарлы Матак авылында яшәүче Фәния Шәймәрдәнова катнашты. Без Фәниядән әлеге җаваплы сәфәрдә алган тәэсирләре турында...

Карга мегафермасы савымчысы Фәния Шәймәрдәнова Әтнәдә узган республика бәйгесеннән кыйммәтле бүләк белән кайтты.

Узган атнада Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында ике көн дәвамында машина белән сыер саву операторларының республика конкурсы үтте. Анда районыбызның алдынгы савымчысы, Базарлы Матак авылында яшәүче Фәния Шәймәрдәнова катнашты. Без Фәниядән әлеге җаваплы сәфәрдә алган тәэсирләре турында сораштык.

Бәйге берничә этапта узган. Ярышка җыелучылар башта савым залында сыер сауганнар, аннары саву аппаратын сүтеп җыйганнар һәм ахырдан сорауларга җавап биргәннәр.Савымчыларны бәйге башланыр алдыннан Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сәламләгән.

-Министр сөтчелек тармагында эшләүчеләргә тирән хөрмәт һәм ихтирам белән каравын, сыер савучыларны иң кирәкле һәм иң мөһим һөнәр ияләре итеп санавын әйтте. Безгә җылы теләкләрен белдереп үсендерде,-ди Фәния.

Аның үзенең республика савымчылары бәйгесендә икенче тапкыр катнашуы икән.

-2015 елда ярыш ике төргә бүлеп үткәрелгән иде - төп һәм конкурстан тыш төркем. Мин икенчесендә беренче урынны алып, музыкаль үзәк белән бүләкләндем,-ди савымчы.

Быелгы республика бәйгесендә инде берничә елдан бирле шундый конкурсларда җиңеп килгән Мамадыш савымчысы Сания Насыйбуллина беренче урынны яулаган. Ә безнең Фәния "Күп балалы савымчы" номинациясе буенча җиңүче булган һәм тузан суырткыч белән бүләкләнгән.

Фәния Шәймәрдәнова терлекчелектә инде 28 ел эшли. Шуның 11 елы - Карга мегафермасында. Аның әйтүенчә, савымчы хезмәте хәзер элеккедән күпкә аерыла.

-Комплекста бөтен эш автоматлаштырылган. Без терлекләрне ашатмыйбыз, асларын чистартмыйбыз. Бөтен эшебез саву да саву. Смена 12 сәгать дәвам итә. Шул вакыт эчендә өчәү 1500 сыерны савабыз,-ди ул.

Фәния бу көннәрдә әле чираттагы ялында. Кош-корт, бакча эшләре белән мәш килә. Ул дүрт бала анасы. Төпчеге - өч яшьлек Ниязны балалар бакчасына әзерли. Ул йөри торган "Ромашка" бакчасын капиталь ремонттан соң ачарга җыеналар. Казанда укучы 17 яшьлек Илназ да җәй буе әнисе янында булып йорт эшләрендә булышкан. Хәзер укуына китәргә җыена. Фәниянең ике олы баласы инде зурлар.

Фәния Шәймәрдәнованың район савымчылары арасында һәрчак макталып эшләвен белә идек инде. Менә ул республика күләмендә дә үзенең осталыгын танытып кайтты. Аңа алга таба да хезмәтендә югары күрсәткечләргә ирешүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев