Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Премия язуның да тәртибе бар

Коррупциягә каршы район комиссиясе утырышында җитәкчеләр эшендә аеруча еш күзәтелә торган закон бозу очраклары аталды. Утырышны коррупциягә каршы комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин алып барды. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Нурлат районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнур Җәләлов коррупция юнәлешендәге җинаятьләр хакында чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, дәүләт...

Коррупциягә каршы район комиссиясе утырышында җитәкчеләр эшендә аеруча еш күзәтелә торган закон бозу очраклары аталды.

Утырышны коррупциягә каршы комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин алып барды.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Нурлат районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнур Җәләлов коррупция юнәлешендәге җинаятьләр хакында чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, дәүләт оешмаларын тикшергәндә еш кына җитәкчеләрнең үз-үзләренә премия язуы кебек бозуларны ачыкларга туры килә. Закон нигезендә җитәкчегә премияне аның турыдан-туры җитәкчесе генә бирә ала.

Армиягә чакыру барышында коррупциягә каршы законның үтәлеше хакында бәян итеп, район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев:

- Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе составына төрле җәмәгать оешмалары вәкилләрен кертергә тырышабыз. Ата-аналарны да комиссия эше белән таныштырып торабыз. Гомумән, хәрби хезмәткә чакыруны мөмкин кадәр ачык, үтә күренмәле оештырабыз,-дип билгеләп үтте.

Торак төзелеше өчен җир бирүдәге проблемалар турында комиссия әгъзалары алдында район Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Владимир Петров сөйләп үтте. Аның әйтүенчә, өй салу өчен җир кишәрлеге алган кайбер кешеләр еллар буе әлеге урында бернинди төзелеш эшләре алып бармыйлар. Ә закон нигезендә, өч ел дәвамында файдаланылмаган участок кире алынырга тиеш. Мәгълүм ки, җирне рәсмиләштерү өчен кеше байтак акча сарыф иткән була. Моңа кадәр андыйларның хәленә керергә тырышканнар. "Хәзер бу мәсьәлә бик җитди куела. Авыр хәлдә калмас өчен, җир алган кеше аны билгеләнгән срокта тиешенчә файдалансын иде",-ди Владимир Петров.

Район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Салават Рахманкулов соңгы вакытларда кабул ителгән рәсми документлар белән таныштырды.

Утырышта шулай ук район прокуроры Руслан Гыйзәтов чыгыш ясады. Йомгаклау сүзендә Александр Никошин:

-Районда коррупция юнәлешендәге бозуларга урын калмасын өчен һәркем үз эшен җаваплылык белән, җиренә җиткереп башкарырга, законсызлык очракларына юл куймаска тиеш,-дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев