Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Приютка бүләккә яңа трактор

"Каенкай" балалар һәс яшүсмерләр социаль приюты мини-тракторлы булды. Биредә тәрбияләнүче балаларга аны "Татлизинг" дәүләт унитар предприятиесе бүләк итте. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, үз коллективы белән "Татлизинг"ның генераль директоры Марс Нуруллин катнаштылар. -Сезне кабат биредә күрүебезгә бик шат. Моннан бер ай элек кенә "Каенкай"да тәрбияләнүнүче 24 балага яңа...

"Каенкай" балалар һәс яшүсмерләр социаль приюты мини-тракторлы булды. Биредә тәрбияләнүче балаларга аны "Татлизинг" дәүләт унитар предприятиесе бүләк итте.

Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, үз коллективы белән "Татлизинг"ның генераль директоры Марс Нуруллин катнаштылар.

-Сезне кабат биредә күрүебезгә бик шат. Моннан бер ай элек кенә "Каенкай"да тәрбияләнүнүче 24 балага яңа уен мәйданчыгы бүләк иткән идегез.

Бүген исә тагын бер зур бүләгегезне алып килгәнсез. Бу сабыйларга иң мөһиме игътибар һәм кайгырту кирәк. Сез моңа зур өлешегезне кертәсез - диде Александр Никошин.

Ул приютка шундый зур бүләк ясаганнары өчен "Татлизинг" башлыгына рәхмәт белдерде.

Районыгыз белән 2007 елдан бирле хезмәттәшлек итәбез. Блки җире гаҗәеп матур табигатьле, биредә кунакчыл, тырыш кешеләр яши. Вәгъдә иткәнчә, без коллективыбыз белән сезгә мини-трактор алып килдек. Һәм бу соңгы ярдәмебез булмас,-диде Марс Нуруллин.

Приют Илнур Юсупов зур бүләк өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев