Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының быелгы беренче баласы Дмитрийны бәби тудыру йортыннан өенә зурлап озаттылар. ФОТО

Яңа елның беренче шатлыклы вакыйгасы 1 гыйнвар иртәсендә булды.

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 10.20 сәгатьтә 2018 елның тәүге сабые дөньяга аваз салды. 8 гыйнварда "егетне" бәхетле әти-әнисе белән өенә озату тантаналы, бәйрәмчә вакыйгага әйләнде.

Елның "беренчесе" Дмитрий - Сихтермә-Хузангай авылында яшәүче Николай һәм Елена Пеняевларның өченче уллары. Ир белән хатын икесе дә "Хузангай" ҖЧҖ дә хезмәт куялар. Николай - үсемлекчелек тармагында, ә Елена ярма ярдыру цехында эшләгән. "Хузангай" җәмгыяте бит үз эшчеләре өчен дистәләгән яхшы йортлар салды. Әлеге яңа өйләрнең берсе Пеняевлар гаиләсенә бирелгән.

-Яңа фатирга күченүебезгә бер ел чамасы. Иркен, җылы, барлык уңайлыклары тудырылган,-дип сөенеп сөйләде Николай хатыны белән бәләкәй улын көткән арада.

Билгеле инде, улы дөньяга килгән әтинең сөенече йөзенә чыккан. Ике малайлары янына кыз да көткән булганнар үзе, әмма уллары тууга да чиксез шатлар. Елена алдагы ике баласын да биредә тапкан булган.

-Бу юлы Казандагы бала тудыру йортына юллама биргәннәр иде. Әмма минем үзебезнең хастаханәдә бәбилисем килде. Табиб белән киңәшләштем дә, өченче баламны да монда табарга булдым. Әле ярый шулай иткәнмен дим. Монда шулкадәр әйбәт. Ремонттан соң бүлек танымаслык булып үзгәргән. Ике кешелек уңайлы палаталар, яңа җиһазлар. Табиблар да, шәфкать туташлары да, санитаркалар да бик кайгыртучан, игътибарлылар. Улым да, мин дә үзебезне яхшы хис итәбез. Медикларга рәхмәтем бик зур,-ди Елена.

Медицина күрсәткечләре буенча аңа кесарев кисеме ясаганнар. Операция уңышлы үткән.

Николай һәм Еленаны уллары туу шатлыгы белән район башлыгы Александр Никошин, баш табиб Светлана Одушкина котладылар, бүләкләр бирделәр.. Бәби тудыру бүлеге мөдире Эма Шәйхетдинова әнинең һәм баланың сәламәтлеген саклау җәһәтеннән кыйммәтле киңәшләрен җиткерде. ЗАГС бүлеге хезмәткәре Рузалия Сафина Пеняевларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү открыткасын тапшырды. Елның беренче баласын өенә озату тантанасында район благочинные Андрей Зиньков та катнашты. Ул бәхетле әти-әнине бәйрәм белән котлап, Изге Раштуа сурәтен бүләк итте.

Малайларча көр тавышы белән әледән-әле үзен искәртеп торган Дмитрийга һәм әти-әнисенә тантанада катнашкан һәркем изге теләкләрен җиткерде. Һәм барысы да Николай белән Еленаны озакка сузмый тагын бәби алып кайтырга өндәделәр. Өч малай янына сеңел һичшиксез кирәк инде. Дәүләт тә бит балалы гаиләләрне хуплап, аларга төрледән-төрле ярдәм чараларын гамәлгә ашырып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев