Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район үзәгендә инвалидлар декадасы уңаеннан ярминкә оештырылды

Мәктәпләр, авыл җирлекләре вәкилләре алып килгән продукция мулдан, бәяләре дә күңелгә ятышлы булды. Районыбыз халкы мондый ярминкәләрне түземсезлек белән көтеп ала. Сәүдә барган урында кешеләр белән сөйләшеп алгач, моның шулай булуына тагын да инандык. Базарлы Матактан Хафиз Галәүетдинов хатыны Тәслимә апа белән килгән. -Бик хуплыйбыз мондый ярминкәләрне. Бәяләр дә кулай....

Мәктәпләр, авыл җирлекләре вәкилләре алып килгән продукция мулдан, бәяләре дә күңелгә ятышлы булды.

Районыбыз халкы мондый ярминкәләрне түземсезлек белән көтеп ала. Сәүдә барган урында кешеләр белән сөйләшеп алгач, моның шулай булуына тагын да инандык.

Базарлы Матактан Хафиз Галәүетдинов хатыны Тәслимә апа белән килгән.

-Бик хуплыйбыз мондый ярминкәләрне. Бәяләр дә кулай. Сайлап алырлык товары да бар. Юнь бәядән генә менә каз алдык,-ди алар.

Чыннан да зур әзерлек белән килгән сатучылар ярминкәгә. Күпләр теләгән әйберен сатып ала алды. Сөинең литры - 20 сум, каз түшкәләре 800 дән 1000 сумга чаклы, сыер итенең килосы 230 сум, кишер 15 сум, кәбестә 12 сум, кызыл чөгендер 10 сум иде Балның 3 литрлы банкасын умартачылар 1мең сумга сатты, араларында 500 сумга җибәрүчеләр булды. Мәтрүшкә, мунча себеркесе, тозлаган гөмбә, төрле кайнатмалар, тозлы кыяр-кәбестә, хәтта сарык йонына хәтле бар иде.

Кышкы суыкның бик тиз аякка үтүе җитә калды, күрәсең, 800 сумнан киез итекләр дә әйбәт сатылды. Балык яратучыларга да килограммын 100 тәңкәдән сайлап алырлык продукция бар иде.

-Бөтен нәрсә дә бар. Аена бер уздырсалар мондый ярмикәне, без бик шат булыр идек. Кибет киштәләрендәге кем тарафыннан һәм нинди шартларда җитештерелгәнлеге билгеле булмаган продукцияне алганчы, үзебездә үстерелгәнне сатып алуны кулайрак күрәбез,-ди Базарлы Матактан пенсионер Федор Казачкин.

Әмма терлек асраучыларның өметләрен акламады ярминкә. Дөрес, "Хузангай" кооперативы килограммын 5 сумнан көрпә, "Кызыл Шәрык-Агро" 7 сумнан арпа сатты. Ә менә тавык җиме - бодай, зур маллар өчен печән, салам алу нияте белән килүчеләр буш кайтып китте.

Киләсе ярминкәләрдә оештыручылар халыкка бик кирәкле терлек азыгын сатуга чыгаруны да күздә тотсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев