Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки район үзәк хастаханәсенең наркология кабинетында бүген наркотиклар кулланган 12 кеше исәптә тора

Район үзәк хастаханәсенең наркология кабинетында бүген наркотиклар кулланган 12 кеше исәптә тора.

Аларның икесе быел исәпкә куелган. Шул ук
вакытта, белгечләр фикеренчә, чынбарлыкта наркотиклар кулланучылар саны рәсми төстә исәптә торучылардан күпкә артыграк.
Наркотиклар хакында сүз барганда без яшьләрне бу афәттән аралауны һәрчак беренче урынга куябыз. Соңгы елларда даими төстә өлкән сыйныфлар
укучылары арасында наркотикларга каршы профилактик тикшерүләр оештырыла. Шушы арада районга әлеге тикшерүләр өчен 300 экспресс-тест кайткан.
Профилактик караулар Алексеевск аграр көллиятенең район филиалы курсантларын һәм мәктәпләрнең өлкән сыйныфлар укучыларын үз эченә ала.
-Тикшерүләрне инде башладык. Аның графигы алдан хәбәр ителми, тикшерү кинәтлек принцибы буенча үткәрелә,-ди Равилә Әхмәтшина. -Тестлар
дүрт төрле наркотик куллануны ачыклый. Мәктәп укучылары әти-әниләре рөхсәте белән генә тикшерелә. Моңа кадәр бездә профилактик караудан баш тар-
ту очраклары булганы юк. Билгеле, профилактика эше бик күп нәрсәне үз эченә ала. Шул исәптән балаларны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә зур әһәмият бирелә. Бу җәһәттән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Гөлүсә Хәйруллинаның мәгълүматы тыңланды. Комиссия әгъзалары әлеге юнәлештә
эшне җанландыру зарурлыгын искәрттеләр. Мәгариф, мәдәният тармакларына да зур бурычлар йөкләнә. Әйтик, мәдәният бүлегенә концертлар белән авылларга чыгу, һәр концерт программасы алдыннан наркоманиянең яман асылы турындагы видеофильмнар күрсәтү зарурлыгы әйтелде.
Медицина, эчке эшләр органнары белгечләренең мәктәпләрдә бу темага әңгәмәләр үткәрүен дә дәвам итәргә кирәк.
Утырышны алып барган район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов һәр профилактика чарасын балалар һәм яшьләр өчен үтемле, нәтиҗәле итеп оештыру зарурлыгына басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев