Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан укытучыларны хөрмәтләделәр. ФОТО

7 октябрьдә балалар иҗат йортында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара булды.

-Алтын көздә үткәрелә торган бу бәйрәмгә беркем дә битараф түгелдер. Бу көнне без үзебезне хәреф танырга өйрәткән беренче укытучыбызны, белем дөньясына алып кергән, төрле фәннәрне үзләштерергә ярдәм итеп кенә калмыйча, тормыш серләрен дә төшендергән мөгаллимнәребезне олы хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз,-диде район башлыгы Александр Никошин, залда утырган педагогларны сәламләп. -Укытучы - иң катлаулы һәм җаваплы профессия ул. Сезнең кулда бит кеше язмышлары. Талантсыз балалар юк, диләр. Һәр сабыйның күңеленә ачкыч табу, аның сәләтләрен ачу, укучыларга белем бирү белән беррәттән, аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү, хезмәт сөю, олыларны хөрмәтләү кебек асыл сыйфатлар тәрбияләү - сезнең изге бурычыгыз. Районыбызда үз эшенең чын остасы булган көчле укытучылар бик күп. Профессиягезгә тугрылыгыгыз, намуслы хезмәтегез өчен олы рәхмәт сезгә!

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов, аның урынбасары Мария Платонова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов та укытучыларга кайнар котлауларын ирештерделәр. Алар күпкырлы хезмәтләре һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен педагогларга рәхмәт әйттеләр.

Педагогик хезмәттә профессиональ уңышларга ирешүчеләр, быел юбилейларын билгеләп үтүче укытучылар Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Мәктәп балалары һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруында концерт номерлары тантанага аерым бер бәйрәм рухы һәм күтәренкелек өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев