Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе гражданины шәхесен раслаучы документлар турында белешмәлек

Тавыш бирү көнендә саңлау бюллетеньнәре сайлаучыларга паспорт яки аны алыштыручы документны күрсәткәч бирелә. Гамәлдәге закончалык нигезендә Россия Федерациясе биләмәләрендә Россия Федерациясе гражданины шәхесен раслаучы документ буларак түбәндәге документлар файдаланырга мөмкин:

-Россия Федерациясе Президентының 232 нче номерлы 1997 ел, 13 март Указы һәм РФ Хөкүмәтенең 828 нче номерлы 1997 ел, 8 июль карары белән расланган Россия Федерациясе гражданины паспорты турындагы Положение белән гамәлгә кертелгән Россия Федерациясе гражданины паспорты;
-түбәндәге очракларда 1974 ел үрнәгендәге СССР гражданины паспорты:
1) Әгәр анда Россия Федерациясе гражданлыгы күрсәтелгән булса;
2) Россия Федерациясе гражданлыгы булганлыкны раслаучы өстәмә бит булса;
3) Россия Федерациясе территориясендә 1992 елның 6 февраленә даими яшәгәнлекне раслаучы яшәгән урында прописка штампы булса.
Шуның өстенә, 1974 ел үрнәгендәге СССР паспортында тиешле яшькә җиткәч ясалган фоторәсемнәр дә ябыштырылган булырга тиеш;
-Россия Федерациясе Президентының 232 нче номерлы 1997 ел, 13 март Указы һәм РФ Хөкүмәтенең 828 нче номерлы 1997 ел, 8 июль карары белән расланган Россия Федерациясе гражданины паспорты турындагы Положение белән гамәлгә кертелгән яңа паспорт алганчыга кадәр бирелә торган РФ гражданиның вакытлыча шәхес таныклыгы.
РФ Хөкүмәтенең 828 нче номерлы 1997 ел, 8 июль карары белән расланган Россия Федерациясе гражданины паспорты турындагы Положениенең 7 нче пунктында Россия Федерациясе гражданины паспортының гамәлдә булу вакыты түбәндәгечә билгеләнә:
14 яшьтән - 20 яшь тулганчы;
20 яшьтән - 45 яшь тулганчы;
45 яшьтән - чикләнмәгән вакытка
Гражданинга (армиядә чакырылыш буенча хезмәт итүче хәрбиләрдән кала) 20 һәм 45 яшь тулгач паспорт алыштырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент РФ