Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Самолетлар басуларны туендыра

"Хузангай" кооперативында һәм "Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыкларында уҗым һәм күпьеллык үлән басуларын тукландыру эшләре бара.

Районыбызда уҗым культуралары 29110 гектар мәйданны били. Шуның 21341 гектары көзге бодай, 6146 гектары арыш, 1623 гектары тритикале.
Ашлама кертүгә узган атнада ук керешкән "Хузангай" басуларында өч "Туман" агрегаты эшли. Биредә 340 гектар мәйданда кырлар аммиак селитрасы белән ашланган инде.
"КШ-Агро" басуларын ашлауда исә өч самолет эшли. Аларның икесе Базарлы Матак аэродромына, берсе Яңа Чаллы янәшәсендәге мәйданчыкка "куна". Якын көннәрдә аларга тагын өч очкыч өстәлергә тора.
"Яшь көч", "Түбән Кәчи", фермер хуҗалыкларында бу эшкә кырлар кибә төшкәч керешәчәкләр. Аларда минераль ашламалар кертергә тиешле барлык тагылма агрегатлар әзерлек сызыгында.
-Кырлардан дым киткәнче ашлама кертеп калырга кирәк,-ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Әсхәт Сәгъдиев. -Ашламаны гектарга 100 килограмм исәбеннән кертәбез.
Әсхәт Минзыятдинович әйтүенчә, быел дәүләт ярдәме төсендә район хуҗалыкларына 2815 тонна аммиак селитрасы кайтарылган. Билгеле, бу кадәр ашлама гына кырларны тукландыруга җитеп бетми. "КШ-Агро" өстәмә рәвештә 1170 тонна, хузангайлылар 360 тонна ашлама сатып алганнар.
Кичә без "Үзәк Әлки" филалы басуларын ашлауда эшләүчеләр янында булып кайттык. Ике "АН-2" очкычы "Ташбилге" һәм "Карга" отрядлары басуларына ашлама сиптерәләр. Ашлама төяп торучы егетләр янында без "Ташбилге" хуҗалыгының баш агрономы Илгиз Насыйбуллинны да очраттык.
-894 гектар көзге культуралар, 210 гектар күпьеллык үлән мәйданнарын тукландыруны төгәлләп киләбез. Очкычларга инде берничә рейс кына ясыйсы калды,-ди ул.
Эшне тиз төгәлләү өчен ашлама төяүче егетләр дә бик тырышкан - иртәнге сәгать алтыдан караңгы төшкәнче эшләгәннәр. Ташбилге кырларында эшне тәмамлагач, очкычлар Иске Матак басуларына күчәчәк.
"АН-2" очучысы Николай Фоминок белән дә берничә сүз алыштык.
-Мин Кубаньнан, бездә инде хәзер җәй,-ди 40 ел самолет штурвалы артында эшләүче очучы. - Ә безнең басуларда ашламаны чәчкечләр белән кертәләр. Әлки кырларында без көзгә кадәр эшләячәкбез. Тукландыруны тәмамлагач, сыек ашламалар кертәчәкбез.
Самолетлар язгы кыр эшләрен тизләтүдә нык ярдәм итә шул. Җирләр бит көнләп түгел, сәгатьләп кипшенә. Ә ашлама юеш җиргә төшсә генә үсемлекнең тамырына барып җитә, аны мул уңыш бирерлек итеп туендыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хузангаевский