Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Санаулы көннәр тиз үтә

Язгы кыр эшләре көннән-көн якыная бара. Машина-трактор паркларында да җанлылык артты. Механизаторлар кырга чыгасы техниканы 1 апрельгә тулысынча әзерлек сызыгына кую өчен тырышалар.

Басуга чыгасы техниканың төп өлеше "КШ-Агро" отрядларына туры килә. Биредә Россиядә җитештерелгән авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауда проблема күрмиләр. Запас частьлар кайтып тора. Культиваторлар, чәчкечләрнең төп өлеше ремонтланган, агрегатланган инде. Шулай ук К-701, МТЗ тракторларын ремонтлауда да тоткарлык юк. Бары тик чит илләрдә эшләнгән тракторларга запас частьлар белән кыенлык бар.
Районга иң беренчеләрдән кайтарылган "Арес", "Агротрон"нар инде 8-9 еллык. Алар шактый таушалган, ә ремонтка акча күп кирәк. Бүген биш "Арес" ка җитди ремонт сорала.
Соңгы көннәрдә "КШ-Агро" ремонт өчен акча юнәткән. Язгы кыр эшләренә әзерлек хәзер тагын да активрак барыр.
Быел районда кукуруз, көнбагыш бик күп чәчеләчәк. Әйтик, "КШ-Агро" кукуруз игү мәйданнарын 10 мең 500 гектарга кадәр җиткерергә уйлый. Шуның 3646 гектарын бөртек өчен үстерәчәк. Көнбагыш кыры исә районда 16 мең 741 гектар тәшкил итәчәк. Моның 3 мең гектарын -"Хузангай" кооперативы, калганын исә "КШ-Агро" отрядлары игәчәк. Димәк, кукуруз, көнбагыш чәчү өчен районда булган 26 чәчү агрегатына нагрузка хәйран зур була. Шулкадәр мәйданны агроталәпләр буенча вакытында чәчү өчен бу агрегатларны тәүлек әйләнәсе эшләтү зарур. Шуңа да "КШ-Агро" икенче сменада эшләргә механизатор кадрлар туплауны бүгеннән җитди кайгыртырга тиеш.
Бу көннәрдә хуҗалыкларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша бирелә торган ашламаларны кайтару дәвам итә. Районга барысы - 3100 тонна ашлама кайтарылырга тиеш, шуның 1500 тонна чамасы алып кайтылган инде.
Район хуҗалыклары чәчүлек орлык белән тулысынча тәэмин ителгән. Моның өстенә, ихтыяҗның 50 проценты күләмендә страховой фонд орлыгы да бар.
Басуларда эшлисе техниканы ремонтлауның нинди хәлдә булуын ачыклау максатында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә үзара тикшерүләр үткәрәләр. Чираттагы шундый үзара тикшерү "КШ-Агро"ның "Көнчыгыш Әлки" филиалында "Чаллы" һәм "Үргәгар" отрядларында булды.
"Чаллы" отрядында 12 тракторның 10 сы бүген үк кырга чыгарга әзер. Калган икесенең двигательләре ремонтлана, алар да тиздән сафка басачак, - ди отряд җитәкчесе Мидхәт Гадиев.
107 тырма, 6 чәчкеч, 3 культиватор, 2 дисклау агрегаты тулысынча төзекләндерелгән.
"Үргәгар"да 5 тракторның 4 есе сафта. Тагылма агрегатларны ремонтлау буенча да биредә бик күп эшләр башкарылган.
Авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Роберт Гадиев әйтүенчә, сабан эшләрендә катнашасы техниканың әзерлеге район буенча бүген 88 процент тәшкил итә. Ай азагына кадәр ремонтны төгәлләү өчен хуҗалыкларда эшне кызулату зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ремонт техники