Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Югары Колчурино мәктәбе – җиңүче

"IT-Чемпион" республика бәйгесенең икенче этабына йомгак ясалды. Конкурс быелның мартында старт алган иде. Бәйгедә катнашучы укучылар олыларга республиканың Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинетларын теркәргә һәм аның аша төрле түләүләр башкарырга ярдәм итәләр. Моның өчен аларга баллар языла. Икенче этап нәтиҗәләре буенча районыбызның Югары Колчурино мәктәбе "Иң актив мәктәп"...

"IT-Чемпион" республика бәйгесенең икенче этабына йомгак ясалды.
Конкурс быелның мартында старт алган иде. Бәйгедә катнашучы укучылар олыларга республиканың Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинетларын теркәргә һәм аның аша төрле түләүләр башкарырга ярдәм итәләр. Моның өчен аларга баллар языла. Икенче этап нәтиҗәләре буенча районыбызның Югары Колчурино мәктәбе "Иң актив мәктәп" номинациясендә җиңү яулады. Әлеге мәктәпнең ике укучысы - Константин Хвостов һәм Данил Варламов, Яңа Салман мәктәбе укучысы Айнур Сәгыйров "Иң актив укучы" номинациясе буенча җиңүчеләр булдылар. Җиңүче укучылар айпад планшеты белән бүләкләнә. Ә Югары Колчурино мәктәбе интерактив җиһазларга ия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев