Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сәламәтлеккә куркыныч янарлык булмасын

Республикада, бигрәк тә агропромышленность комплексында, хезмәтне саклау дәрәҗәсе яхшылардан түгел. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр арасында производство травмалары алу очраклары шактый. Ни кызганыч, эш урынында бәхетсезлеккә юлыгып үлүчеләр дә бар.

Бездә дә бу мәсьәләдә хәлләр шәптән түгел. Әйтик, узган 2011 елда гына да эш урыннарында дүрт авыр бәхетсезлек очрагы булды. Аларның өчесе "Восток Зернопродукт" ЯАҖ "Көньяк Әлки" филиалында, берсе "Хузангай" кооперативында.
2012 елның башында электр тогы сугу аркасында Иске Әнҗерә авылы фермасы каравылчысының гомере өзелде. Шул ук "Көньяк Әлки" филиалының Юхмачы терлекчелек комплексында терлекче-оператор эштә имгәнеп, авыр тән җәрәхәтләре алды.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйть Нуретдиновның Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан юллаган хатында республикада бу юнәлештә һәр елны күп кенә чаралар үткәрелүе хакында әйтелә. Әлеге акция җәмәгатьчелекнең игътибарын шушы җитди проблемага юнәлтү максатында үткәрелә дә. Производствода саклану чаралары күрү, профессиональ чирләрне булдырмау - болар һәр җитәкченең, җаваплы белгечнең бурычы.
Узган ел Дәүләт хезмәт инспекциясе эшче-хезмәткәрләрнең тормышын куркыныч астына куйган оешмаларга салган штрафларның күләме уртача нибары 4 мең сум тәшкил иткән. Алга таба кеше сәламәтлеге белән "шаяручы" җитәкчеләргә карата кырысрак чаралар күрергә җыеналар. Эш урынында төрле җәрәхәтләр алу яки һәлак булу очраклары теркәлгән предприятиеләрнең "кара" исемлеген төзеп, аны матбугат чараларында бастыру күздә тотыла.
Авыл хуҗалыгында имгәнүләр күбрәк сезонлы эшләр башкаручылар арасында була. Менә шул вакытта безнең инженер-техник белгечләр хезмәт куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлүенә аеруча җитди карарга тиешләр.
Язгы кыр эшләре чорында - 23 апрельдән 23 майга кадәр хезмәтне саклау һәм хәвефсезлек таләпләрен үтәү айлыгы игълан ителде. Шуңа да районда язгы кыр эшләренә керешкәнче авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында оештырылган махсус комиссия чәчү һәм җир эшкәртү техникасының торышын күзәтеп чыкты. Бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында файдаланыла торган техниканың яктырту элементларының төзеклегенә, механизмнарның саклану системасы белән җиһазлануына, эшчеләрнең махсус кием, индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителүенә зур игътибар бирелде.
Сабан эшләре вакытында хуҗалыклар белгечләре механизаторлар белән хезмәтне саклау кагыйдәләре буенча даими төстә инструктаж үткәрергә тиешләр. 18 яше тулмаганнарны сәламәтлеккә куркыныч янаган, авыр эшләргә җәлеп итү тыела. Ә инде хуҗалыкларга ярдәмгә килгән студентлар хезмәте аерым контрольгә алынырга тиеш.
Янгын куркынычсызлыгы буенча да эшчеләр белән инструктаж үткәрү зарур. Эш урыныннарында җәрәхәт алу, сәламәтлек какшау очраклары булганда беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен һәр җирдә аптечкалар булдыру мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хузангаевский