Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«СЕЗДӘ БИК МАТУР ҮЗГӘРЕШЛӘР БУЛГАН», – диде Фәрит Мөхәммәтшин

14 февральдә районыбызга эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Ул берничә авылда булып производство объектларын карады, халык белән әңгәмә корды, район советы утырышы эшендә катнашты. Фәрит Хәйрулловичны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин озатып йөрде.

Парламент рәисенең эш визиты Чуаш Кичүе сөтчелек мегафермасыннан башланды. Савым комплексы җитәкчесе Рафаэль Зәйдуллин кунакларны кышлату чорындагы эшләре белән таныштырды. Фәрит Хәйруллович, савым корпусында булганнан соң, сөт төяп торучы зур-зур машиналарга ишарәләп продукциянең кая озатылуы белән кызыксынды. Биредән яңа савылган, евроталәпләргә җавап бирә торган сөтнең Мәскәүгә, Ленинград өлкәсенә озатылуын ишеткәч:
-Сезнең район республикада иң күп сөт җитештерүче. Әмма сөт чимал буларак төрле төбәкләргә сатыла. Менә аны шушында ук эшкәртеп - эремчек, сыр, каймак, йогырт ясап сатсагыз, күпме керем үзегезгә калыр иде,-дип куйды республика җитәкчесе.
Хәер, соңрак "Хузангай" кооперативына килгәч, Фәрит Мөхәммәтшинны ул күрергә теләгән - үстерүдән алып кибет киштәсенә озатканчы эшкәртү һәм җитештерү процессы белән таныштырдылар. "Хузангай" басуларында үстерелгән бөртек ярма культуралары итеп эшкәртелеп, капларга тутырылып үз сәүдә исеме астында кибетләргә озатыла. "Хузангай"ның көнбагыш маена сорау аеруча зур. Аның һәр җитештерелгән партиясен сатып алучылар шунда ук төяп тә китәләр. Ярмаларны капларга тутыру буенча яңа, тагын да куәтлерәк линия эшли башлаган. Матур төргәкле сыйфатлы бу продукцияне дә халык яратып өлгергән инде.
Фәрит Хәйруллович бөртек белән шыплап тулган амбарларны, көнбагыш мае сыктыру цехын, тегермәнне, пекарняны карады. Ул шунда олы кунакны күрергә килгән авыл халкы белән дә сөйләшеп алды. Фердинат Мидхәтович бу авылда яшьләрнең күпләп төпләнеп калуы, һәр елны дистәләгән яңа өйләр җиткереп керүләре хакында әйткәч, Фәрит Хәйруллович:
-Чуаш гаиләләрендә балалар күбрәк туа. Башка милләтләргә алардан үрнәк алырга иде,-диде.
Сихтермә-Хузангай табиблык амбулаториясенең яңа бинасы төзелеше өчен халык хөкүмәткә рәхмәт әйткәч, олы кунак:
-Без хастаханәләргә кыйммәтле заманча җиһазлар сатып алабыз. Әмма аларда эшләрлек белгечләр юк. Шуны алдан кайгыртыгыз,-дип киңәшен бирде.
Түбән Әлки авылында капиталь ремонттан соң башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы бинасын ачу тантанасында катнашып, парламент рәисе ремонтның яхшы сыйфатлы итеп башкарылуын билгеләп үтте.
Фәрит Мөхәммәтшин Базарлы Матакта район үзәк хастаханәсенең терапия корпусы ремонты барышын карады, "Хәтер аллеясы"на чәчәкләр салды, Әфганстан республикасында сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан егетләр белән сөйләште, аларның гозерләрен тыңлады.
Шул ук көнне Балалар иҗат йортында муниципаль район советының уникенче утырышы булып үтте. Аны муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин алып барды.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы депутаты, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Шәүкәт Сөнгатов катнашты.
Утырышның көн тәртибенә муниципаль район башлыгының Әлки муниципаль районының 2011 елда социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2012 елга бурычлар турында отчеты куелган иде.
Көн тәртибендәге мәсьәлә буенча муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин отчет доклады белән чыгыш ясады. Доклад буенча фикер алышуларда "Кызыл Шәрык-Агро" ААҖ нең "Үзәк Әлки" территориаль идарәсе директоры Рафаэль Гыйльметдинов, Хузангай урта мәктәбе укытучысы, "Гордеев Ю.В." крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Юрий Гордеев, Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Флера Вафина катнаштылар.
Шуннан соң сүз ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга бирелде. Ул моннан күп еллар элек шундый эш формасын - җитәкчеләрнең ел буе алып барган эшчәнлекләре турында халык алдында отчет тотуын, аңа кадәр авыл җирлекләренә барып, җыеннарда катнашуларын - сайлаудан бик канәгать булуын әйтеп үтте. "Халык белән тыгыз аралашып эшләү яңа энергия бирә, дөрес максатлар билгеләргә ярдәм итә",-диде ул һәм үткән 2011 елның Татарстан өчен нинди нәтиҗәләр бирүен бәяләп үтте. "Без Россия субъектлары арасында социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләребез белән лидерлардан саналабыз. Һәм монда Әлки районының өлеше (бигрәк тә авыл хуҗалыгында) шактый,"-диде Дәүләт Советы рәисе. Аннары ул үзенең Әлки ягында нәкъ ун ел элек булып китүен искә төшерде.
-Бүген мин сезнең районның күп кенә якларын күрдем һәм сокландым - соңгы ун елда сездә уңай якка революцион үзгәрешләр булган икән бит! Һәм мин аларны ничек бәяләргә дә аптырап торам. "Хузангай" кооперативы, "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте предприятиеләрен карадым. Искиткеч бит! Сездә җирнең, тармакның чын хуҗалары барлыкка килгән. Димәк, район җитәкчелегенең социаль мәсьәләләр белән тирәнрәк шөгыльләнү мөмкинлеге арткан. Бу юнәлештә исә эшләргә дә эшләргә әле",-диде ул.
Районның ит-сөт җитештерү буенча эшчәнлеген югары бәяләгән хәлдә Фәрит Хәйруллович әлеге продукцияне чимал итеп кенә сатмыйча, урында эшкәртеп, әзер продукция реализацияләүне оештырырга киңәш итте. Ул шулай ук республика җитәкчелегенең авыл җирендә кече бизнесның төрле формаларын үстерүгә зур игътибар бирүен дә ассызыклады. "Авыл кешесен активлаштырырга, фермерлык үсешенә ярдәм итәргә, шуның белән кешеләрне җиргә беркетергә, чын хуҗалар тәрбияләргә кирәк. Бу бит матди табыш алу, баю гына түгел, республикада яшәүче халыкларның милли үзенчәлекләрен, мәдәниятларын, телләрен саклап калу да",-дип дәвам итте сүзен Фәрит Хәйруллович. Үз чыгышын ул болай дип тәмамлады:
-Тулаем алганда максатларыгызны хуплап конкретрак эшләвегезне телим. Белеп торыгыз: миллионлы шәһәрдә көн күргәнче, сезнең искиткеч әйбәт районыгызда яшәү яхшырак бит!
Аннары ТР Дәүләт Советы рәисе "Карга" терлекчелек комплексы савымчысы Гәрәева Фираяга "ТРның атказанган терлекчесе", "Восток Зернопродукт" ЯАҖ механизаторы Локтев Александрга "ТРның атказанган механизаторы" исемнәре бирелү турында таныклыклар, Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Шәрапов Рөстәмгә һәм Чиябаш авыл җирлеге советы секретаре Ибәтова Румиягә ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Татарстанда җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлешләре өчен Ташбилге һәм Иске Матак авыл җирлекләре башлыклары Хәрирә Әхмәдиева белән Георгий Нагорновка, Иске Камка һәм Иске Чаллы авыл җирлекләре советлары секретарьлары Сәгыйрова Зәйтүнә белән Закирова Равиягә ТР Муниципаль берәмлекләре советының Мактау грамоталары бирелде. Аларны әлеге совет рәисе Минсәгыйть Шакиров тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Государственный Совет