Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сәламәт булу өчен сез нәрсә эшлисез?

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Быел ул "Сәламәтлек бөтен кеше өчен" дигән шигарь астында үткәрелә.

Билгеле, кешенең саулыгы бик күп факторларга бәйле. Ә сез үзегез сәламәт булу өчен ниләр эшлисез?

Ирек СӘЛӘХИЕВ, район имам- мөхтәсибе:

-Мин һәр көнемне зарядкадан баш­лыйм. 15-20 минут физкультура ясау күп вакытны алмый. Шул ук вакытта ул кәефне күтәрә, эшкә сәләтлелекне арттыра, саулыкны ныгыта. Мин ба­лачактан спортка мөкиббән. Һәм бер­кайчан бу шөгылемне ташламадым. Йөгерергә яратам, велосипедта йөрим, гер күтәрәм, кыш буе чаңгы шуам. Өебезгә урында йөгерү тренажеры да алып куйдык. Балаларда да кечкенәдән спортка мәхәббәт тәрбияләргә тыры­шам. Аннан соң, ислам дине канунна­рын үтәү дә сәламәтлекне ныгытуга этәргеч булып тора. Намаз уку, ураза тоту, хәрәмнән тыелу, кешеләр белән дустанә мөнәсәбәттә яшәү - болар барысы да рухыбызны һәм тәнебезне сырхаулардан саклый.

Эльвира АКУЛИНИНА, пенсиядәге укытучы, Кошки авылы:

-Сүземнең башында ук район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Күптән түгел авылыбызга районнан төрле белгечләр килеп, диспансеризация үткәрделәр. Гинеколог, терапевт кабул итте, анализга кан тапшырдык, йөрәккә ЭКГ үттек. Бу тикшерүләр барысы да үзебезнең ФАПта бит, район үзәгенә барып йөрисе дә түгел. Кирәксенгән кешеләргә УЗИга юллама да бирделәр. Медиклар шулкадәр игътибарлы, ягым­лы булдылар. Халыкның сәламәтлеген шулай кайгырткан өчен хөкүмәтебезгә дә рәхмәт. Безгә табиблар кушканнар­ны тиешенчә үтәргә дә кирәк.

Мин үземне "актив тормыш по­зицияле пенсионер" дип атыйм. Гел кешеләр арасында булырга тыры­шам, үзешчән сәнгатьтә катнашам, төрле кичәләрдә, бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйм. Минемчә, сәламәт булу өчен бу да бик мөһим.

Рәмис СӘЛАХОВ, Юхмачы авыл җирлеге башлыгы:

-Сүз дә юк, сәламәт булу кешенең үзенә дә бик нык бәйле. Дөресен әйткәндә, моның өчен мөмкин булганның барын да эшләмибез әле. Алай да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышабыз. Күбрәк хәрәкәтләнергә омтылабыз, еш кына җәмәгатем белән кичләрен саф һавага йөрергә чыгабыз. Терлек-ту­арыбыз бар, алар янында мәш килү, физик хезмәт шулай ук саулык өчен файдалы дип саныйм. Дөрес туклану кагыйдәләрен дә үтәргә тырышабыз.

Илнур ШАГАЛИЕВ, музыка укы­тучысы, баянчы-аккомпаниатор, Ба­зарлы Матак авылы:

-Беренче чиратта гаиләбез белән дөрес туклануны кагыйдә итеп ал­дык. Артыгын ашамаска, билгеле бер сәгатьләрдә тукланырга тырышабыз. Белгечләрнең чиста суны күп эчәргә дигән киңәшләрен дә тотабыз. Райо­ныбызда шифалы, саф сулы чишмәләр байтак бит, суны еш кына шуннан алып кайтабыз. Мин үзем һәр иртәдә гимнастика ясыйм, умырткалык өчен күнегүләр эшлим. Моның өчен өйгә махсус турник та алып куйдык. Күбрәк җәяү йөрергә, саф һавада булырга омтылабыз. Һәм инде яраткан эшең белән шөгыльләнү, күңел тынычлыгы, гаиләдәге иминлек тә саулык өчен бик мөһим дип исәплим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев