Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Ташбилге" язгы чәчүгә елның елында ныклы әзерлек белән килә

Район хуҗалыкларында бүген язгы чәчү тулы куәткә бара. Чәчеләсе мәйданның 72 процентында эш башкарылган инде. Арпа, борчак, берьеллык үләннәр чәчү тулысынча төгәлләнгән. Бөртекле сабан культуралары белән берлектә, игенчеләребез 23 мең гектарда кукуруз, көнбагыш, рапсны да җир куенына салырга өлгерде. -Язгы кыр эшләренә әзерлек ел әйләнәсе алып барылды. Ә бүген, язгы...

Район хуҗалыкларында бүген язгы чәчү тулы куәткә бара. Чәчеләсе мәйданның 72 процентында эш башкарылган инде. Арпа, борчак, берьеллык үләннәр чәчү тулысынча төгәлләнгән. Бөртекле сабан культуралары белән берлектә, игенчеләребез 23 мең гектарда кукуруз, көнбагыш, рапсны да җир куенына салырга өлгерде.

-Язгы кыр эшләренә әзерлек ел әйләнәсе алып барылды. Ә бүген, язгы һава торышы кырларда иркенләп эшләргә мөмкинлек биргәндә, шул әзерлеккә имтихан тотасың,-ди "Ташбилге" отряды начальнигы Айрат Вәлиев.

Имтихан бирүнең ни икәнен исә күпләребез белә. Көн-төн йокламыйча, иртәнге кояштан караңгы төшкәнчегә чаклы эшләр чак ул.

"Ташбилге" язгы чәчүгә елның елында ныклы әзерлек белән килүче, башкаларга үрнәк итеп куярлык хуҗалыкларның берсе. Кайсы кырына барып сугылма, дәррәү килеп, бердәм булып хезмәт куя биредә механизаторлар. Ташбилге һәм Түбән Биктимер авыллары янәшәсендәге басуларда эш сәгать механизмы сыман җайланган. МТЗ тракторларында Илфат Ситдыйков, Ришат һәм Азат Хисмәтовлар катнаш азык белән кукуруз чәчә. Аларга Илдус Ситдыйков, Нияз Җамалиев, Фоат Вахитов чәчүлек материаллары китереп тора. Янәшәдә генә К-744, Терион тракторларында Илгиз Нурлыхаков, Николай Филатов, Виктор Провидохин чәчүгә чаклы культивация үткәрәләр. Алмаз Гатауллин исә чәчелгән җирләрне катоклау хезмәтендә. Тәлгать Гибадуллин һәм Илшат Галәүтдиновка орлык һәм ашлама төяп тору, иген кырларына өстәмә сый кертүне йөкләгәннәр.

- Эшләр көйле барсын дип тырышабыз,-диләр механизаторлар. Ә йөзләре шат, елмаюлы. 1700 гектарга якын чәчү мәйданнарының 80 процентында яңа уңыш өчен нигез салынган.

Менә Ташбилге егете Илфат Ситдыйков та быелгы язда 460 гектар тирәсе чәчү эшләре башкарган. Тәүлегенә 12 шәр сәгать тырышып хезмәт куймасаң, шул чаклы эшне җиңеп булмас иде әлбәттә.

- Май - иң җитез, иң тыгыз ай ул. Әгәр аны "иярләп" ала белсәң, вакытның һәр минутын эшкә җиксәң, көзге мул уңышка кинәнәсең,-ди алдынгы механизатор Илфат Ситдыйков. -Тракторда эшләү, җир эшкәртү ансат түгел. Әмма тырышабыз. Җитәкчебез Айрат Маратович та эш кешесенең кадерен белә, үз вазыйфаларын бар көчен биреп, җаваплылык белән башкара, шуңа хуҗалыгыбызда эш тә яхшы бара.

Районыбыз механизаторлары чәчү белән беррәттән үсемлекләрне чүп үләннәренә, корткычларга, авыруларга каршы да эшкәртә. Барлыгы 11 мең гектарда әлеге агрочара үткәрелгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев