Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Татарстанга кайтуыбызга сөенеп туймыйбыз”

Быел урып-җыю чорында "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Көнбатыш Әлки" филиалы басуларына баргач, механизатор Фәрид Гайфуллинга сокланып кайткан идем. Бу уңган хезмәткәргә берьюлы өч трактор беркетелгән, ул аларны биш бармагыдай белә, теләсә кайсына утырып эшли ала. Урак вакытында Фәрид, "Арес" тракторына 27-28 шәр тонна бөртек сыешлы зур арба тагып, кырдан игеннәрне элеваторга ташыды....

Быел урып-җыю чорында "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Көнбатыш Әлки" филиалы басуларына баргач, механизатор Фәрид Гайфуллинга сокланып кайткан идем. Бу уңган хезмәткәргә берьюлы өч трактор беркетелгән, ул аларны биш бармагыдай белә, теләсә кайсына утырып эшли ала.

Урак вакытында Фәрид, "Арес" тракторына 27-28 шәр тонна бөртек сыешлы зур арба тагып, кырдан игеннәрне элеваторга ташыды. Ә язын ул К-701 тракторы белән җир эшкәрткән. Терлекчелек фермалары тирәсендә эш чыкканда Фәрид МТЗ-1221 тракторына күчеп утыра.

Гайфуллиннар гаиләсе заманында Кыргызстан якларында яшәгән. Алар анда Фәрид бик кечкенә чакта күчеп киткән булганнар. Үткән гасырның 90 нчы елларында бит элекке союздаш республикаларның кайберләрендә милләтара чуалышлар башланды. Төп халык булмаган милләтләрне кыерсыту-рәнҗетүләр анда гадәти күренешкә әйләнә. Кайчагында бу хәтта турыдан-туры янауларга, илдән кууга кадәр барып җитә. Моңа түзә алмыйча, Гайфуллиннар бөтен нәселләре белән кубып, Татарстанга кайталар.

Фәрид ул чакларны искә алып болай дип сөйли:

- Без, берничә гаилә, тарихи ватаныбызга - Әлки районына кайтып төштек. Биредә безне бик җылы каршы алдылар. Озак та үтми төрле авылларда безгә яшәү өчен өйләр табылды, хезмәт урыннары булды. Без Татарстан җирендә, үзебезнең туганнар белән аралашып, тыныч тормышта яши башладык.

Фәридләр Кошкида төпләнәләр. Егет Болгарда механизатор һөнәре ала. Армиядә хезмәт итеп кайткач, берара Кошки авылында техника остаханәсендә эшли. Аннан тырыш егетне терлекчелек фермасына бригадир итеп билгелиләр. Өйләнә, хатыны Ирина белән ул һәм кыз үстерәләр. Уллары Денис Лаешта техникумда укый, кызлары Юлия сигезенче сыйныфта белем ала. Тик менә Кошкида мәктәп ябылгач, 26 ел балаларга белем биргән хатыны эшсез калган.

Фәрид исә бер дә эшсез тормый. Районда бит әле хәзер дә кырда хезмәтнең туктаганы юк. Көннәр аяз торганда көнбагыш урагы дәвам итә. Бөртек өчен кукуруз суктырасы бар, җир эшкәртү, туңга сөрү...

"Көнбатыш Әлки" филиалы җитәкчесе Марс Сәгыйров, Фәрид турында сүз чыккач:

- Ул безнең коллектив оешуның беренче көннәреннән үк эшли. Булдыклы, уңган егет. Фәрид техника белән бик сак эш итә. Шуңа да аңа беркетелгән тракторлар һәрчак төзек. Тапшырылган хезмәтне һәрчак үзвакытында, төгәл, сыйфатлы итеп башкара,-дип мактап алды.

Фәрид Гайфуллин дөнья хәлләре белән кызыксынып,һәр нәрсәдән хәбәрдар булып яши.

-Татарстанга кайтып урнашуыбызга бик сөенәбез. Ул Россиянең иң тотрыклы, тормыш өчен уңайлы төбәге. Бездә бит тормыш кайнап тора. Безнең өчен тагын бер мөһим нәрсә - төрле милләт кешеләренең татулыгы. Әйтик, Кошки авылында төрле милләт кешеләре үзара аңлашып, бердәм һәм дус гомер итәләр. Хезмәттәшләрем арасында да руслар да, чуашлар да, татарлар да бар. Иске Тахталадан Семен Рыжков, Татар Төгәлбәеннән Хәмзә Хәйретдинов белән бер гаилә кебек ярдәмләшеп эшлибез,-ди Фәрид.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев