Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тавыш бирү закон кысаларында, имин узсын

Зур сәяси вакыйга - Россия Президентын сайлауга санаулы көннәр калып бара. 18 мартта без алты ел срокка дәүләт башлыгын сайлаячакбыз.

18 яшькә җиткән һәр Россия гражданы Президент сайлауда катнаша ала. Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов әйтүенчә, районыбызда сайлаучылар исемлекләренә 15177 кеше кертелгән. Алар 49 сайлау участогында тавыш бирәчәк. Сайлау участоклары тавыш бирүгә әзер, барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Сайлауга 30 көн кала участок комиссияләре эшли башлады, сайлаучыларга чакыру кәгазьләре таратылды.

Тавыш бирү 18 мартта, якшәмбе көнне, 8 дән 20 сәгатькә кадәр үткәрелә.

Бу сайлауда Россия Федерациясе Президенты постына сигез кеше дәгъва кыла. Аларның исемнәре сайлау бюллетененә кертелгән. Тавыш биргәндә үзегез сайлаган кандидатның исеме каршындагы квадратка теләсә нинди билге куярга кирәк. Әгәр бердән артык квадратка билгеләр куелса яисә берсенә дә куелмаса, мондый бюллетень гамәлгә яраксыз дип саналачак.

Тавыш бирү өчен җиһазланган биналарда сайлау бюллетененә кертелгән барлык кандидатлар турында мәгълүматлар белән стендлар җиһазланган. Анда бюллетеньне тутыру үрнәкләре, башка мәгълүматлар да бар.

Һәркем үзенең яшәү урынындагы, үзе сайлаучылар исемлегенә кертелгән участокта тавыш бирә ала. Әгәр сез сайлау көнендә бүтән җирдә буласыз икән, алдан гариза тапшырып, шул урында тавыш бирә аласыз. Гаризаларны территориаль яки участок комиссияләренә, күп функцияле үзәкләргә тапшырырга мөмкин. Мондый гаризалар 17 мартка 14 сәгатькә кадәр кабул ителә. Алексей Шувалов әйтүенчә, районыбызда бу мөмкинлектән инде 255 кеше файдаланган.

Әгәр сәламәтлегегез торышы яисә инвалидлык аркасында мөстәкыйль рәвештә тавыш бирү бинасына килә алмасагыз, сезгә өйдә сайлау мөмкинлеге тудырыла. Моның өчен хәзердән үк, 18 мартта 14 сәгатьтән дә соңга калмыйча участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әлкилеләр сайлауларда һәрчак актив катнаша. Россия Президентын сайлау көнендә дә райондашларыбыз сайлау участокларына бердәм килер, тавыш бирү имин, кагыйдә бозуларсыз үтәр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев