Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы Әлки район комиссиясе утырышында Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә иминлекне тәэмин итү бурычлары каралды

Терроризмга һәм экстремизмга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышына тормыш куркынычсызлыгы өчен җаваплы хезмәтләр генә түгел, оешма- учреждениеләр, мәктәп-клублар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары да чакырылган иде.

Бу аңлашыла да, алда озакка сузылачак бәйрәмнәр, гыйнвар яллары тора. Һәм аларны исән-имин үткәрү өчен барысын да эшләргә кирәк.

Утырыш башында район башлыгы Александр Никошин, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, бик тә мөһим нәрсәләр турындв кисәтте.

- Мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, спорт залларында үтәчәк һәр чараны район башкарма комитеты һәм эчке эшләр бүлекчәсе белән алдан ук килештерергә онытмагыз. Балаларны автобуслар белән каядыр алып барасыз икән, шофер һәм озатып йөрүчеләр инструктаж үтәргә, транспорт чарасын әйбәтләп тикшерергә кирәк. Авыл җирлкеләрендәге буш, хуҗасыз йортлар ышанычлы итеп бикләнгән булсын, аларны карап-күзәтеп торырга онытмагыз, янгын-мазар чыга күрмәсен. Имин булмаган гаиләләрне совет депутатлары даими игътибарда тотсыннар. Котельнялар эшен тикшереп торырга да онытмагыз,- дип санап китте ул мөһим бурычларны.

Бәйрәм көннәрендә хокук сакчыларыннан аерата уяу булу сорала. Бәла-казаны булдырмый калу өчен нинди чаралар күрүләре турында район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы урынбасары Ришат Насыйбуллин сөйләп үтте.

- Чыршы бәйрәмнәре узачак мәйданчыкларда полиция хезмәткәрләре эшләячәк. Ул мәйданчыклар даими күзәтү астында булачак. Автомобильләрне 250 метрдан да якынрак куюны тыячакбыз. Закон бозу очраклары булганда бүлекчәнең махсус төркеме эшкә керешәчәк. Спиртлы эчемлекләр сату кагыйдәләре һичшиксез үтәлергә тиеш, анысын да контрольдә тотачакбыз. 31 декабрьдә барлык чаралар урамда үткәрелергә тиеш, - диде ул.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен ничек тәэмин итәргә җыенулары турында янгын-коткару часте начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Романов җиткерде. Ул бәйрәм кичәләре үтәчәк биналарга, чыршылар бизәлешенә, пиротехник эшләнмәләргә һәм аларны куллануга карата нинди талаәпләр куелуын искәртте. Авыл хуҗалыгын һәм азык-төлек җитәкчесе Роберт Гадиев авыл хуҗалыгы формированияләрендә ашламалар, элеваторлар, терлекчелек комплекслары һәм башка милек- мөлкәтне ничек сакланышы турында тәфсилләп сөйләде. Аның әйтүенчә, яман ниятле бәндәләр кутырлык аммиак селитрасы, шартлаткыч матдәләр тиешенчә саклауга куелган, хуҗалыкларда бу мәсьәләнең мөһимлеген яхшы аңлыйлар.

Киңәшмәдә террорчылыкка, экстремизмга каршы тору дигән катлаулы эшнең ничек гамәлгә ашырлуы хакында эчке эшләр бүлекчәсенең оператив дежурные Равил Гайфуллин, миграция пункты начальнигы Ләйсән Миндубаева, район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Олеся Локтева һәм башкалар сөйләп үтте. Шулай ук террорчылыкның интернеттагы челтәрләр аша эш итү мөмкинлеге турында да кисәтү яңгырады. Бәйрәм көннәрендә төрле социаль челтәрләр, мессенджерлар аша террорчылык актлары турында ялган хәбәрләр таратырга мөмкин, кешеләрне тынычландырырга, паникага юл куймаска кирәк, диелде киңәшмәдә.

Бәйрәм күңелле нәрсә инде ул. Яңа ел бәйрәме бигърәк тә: һәркем бөтен мәшәкатен онытып торып ял итәргә, кунакка я чит өлкәләргә барып кайтырга, бала-чага туйганчы уйнарга дип план кора. Шушы уй-планнар тормышка ашсын, бәйрәмнәр имн үтсен өчен район җитәкчесе, тиешле хезмәтләр үзидарә органнары кирәк булганның барысын да эшләргә тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев