Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Транспорт йөртүчеләр дә яктылык кайтаргыч жилетлар файдаланырга тиеш

Хәзер транспорт йөртүчеләр дә яктылык кайтаргыч жилетлар файдаланырга тиеш.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр шуны таләп итә.
Яңа таләпләр нигезендә, төнлә торак пунктлардан читтә авариягә юлыккан яисә ниндидер сәбәп белән туктарга мәҗбүр булган йөртүчеләр машинасыннан чыкканчы мәҗбүри төстә яктылык кайтаргыч жилет кияргә тиеш. Күз күреме начар булган шартларда көндез дә шундый жилет куллану зарур.
Бу яңалык беренче чиратта юлдагы кешеләрнең хәвефсезлеген кайгырту белән бәйле. Яктылык кайтаргыч киемле кеше юлда ерактан ук күренә, шуңа аның хәрәкәттәге автомобиль астына эләгү куркынычы күпкә кимрәк.
Шулай итеп, торак пункттан читкә юлга чыгарга җыенган һәр йөртүчегә махсус жилет сатып алырга һәм аны даими төстә автомобилендә йөртергә кирәк була.
Әйтергә кирәк, машинасыннан чыккач йөртүче бит үзеннән-үзе җәяүлегә әверелә. Ә юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә төнге вакытта яисә күз күреме җитәрлек булмаган шартларда юл читеннән барганда җәяүлеләрнең яктылык кайтаргыч элементлы предметлары булырга һәм аны машина йөртүчеләр ерактан күрә алырга тиеш. Бу кагыйдәне бозган өчен законда 500 сум штраф каралган.
Район дәүләт автоинспекциясе юлга чыккан һәр кешене үтә игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәгез, бу сезнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеге өчен зарур.
Рәис Сафин,
район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев