Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туфракка салынган орлыклар ышанычлы булсын

Һава торышы ничек кенә көйсезләнсә дә, яз үзенекен итә: кар-боз эреп бетте, кырлар ачылды, уңышлы кышлаган уҗымнар көннән-көн яшелләнә, көч җыя. Озак та үтмәс, игенчеләр язгы кульуралар чәчүгә керешер.

Районда сөрү җирләре мәйданы 98 мең гектар тәшкил итә, шуның 35,8 мең гектарында бөртекле культуралар игеләчәк. Әлеге мәйданның 5,5 мең гектарын бөртек өчен кукурузга, 14,5 мең гектарын көнбагыш, рапс, соя кебек культураларга бүлү, 27 мең гектарда азык культуралары чәчү планлаштырыла.

Уңыш нигезендә сыйфатлы орлык ята. Ә ул бездә артыгы белән әзерләнгән. Әйтик, сабан бодае орлыгы кирәк булганнан ике тапкыр артык. Хуҗалыклар кукуруз, көнбагыш, рапс, соя орлыклары белән тәэмин ителәчәк. Булган орлыкның сыйфаты нинди соң?

"Россельхозцентр"ның район филиалы белгечләре чәчүлек орлыкка фитопатология тикшерүе үткәрделәр. Орлыкларның тишелү сәләтен, үсү көчен һәм башка күрсәткечләрен ачыклау кебек, әлеге тикшерүнең дә әһәмияте гаять зур.

Фитоэкспертиза орлыкларда авырулар чыганагын ачыклый һәм чәчүлек орлыкның партиясен эшкәртү өчен дөрес чара сайлау мөмкинлеге бирә, орлыкны нинди тирәнлеккә чәчергә икәнлеген күрсәтә. Мондый тикшерү шулай ук республикага куркыныч чирләр үтеп керүгә һәм таралуга юл куймый.

Язгы бодай, арпа, борчак орлыкларына фитопатология экспертизасы үткәрәбез. Тикшерү өчен "Кызыл Шәрык-Зернопродукт, "Хузангай", "Яшь көч" хуҗалыкларыннан, фермерлардан чәчүлек орлык үрнәкләре алынды. Анализ нәтиҗәләре аларда берничә төрле авыру барлыгын ачыклады. Әйтергә кирәк, орлыкларның зарарлану дәрәҗәсе югары. Бу - узган елдагы һава торышы тәэсире. Орлыкларны эшкәрткәндә 2-3 төрле компонентлы химик чара кулланырга кирәк булачак.

Безнең лабораториядә орлыклар сыйфатын билгеләү эшләре дә алып барыла. Максатыбыз - район хуҗалыклары язгы чәчүдә бары ышанычлы, әйбәт орлыклар гына куллансын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев