Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уңышлы һәм имин ел юрыйк

Менә гомеребезнең тагын бер елы узып китте. Бигрәк тиз үтте бу ел. Төрледән-төрле эш-вакыйгалар белән тулып торганга шулай тыелдымы әллә? Иң мөһиме, бәла-казаларсыз имин һәм тыныч үтте ул.

Соңгы көннәрдә очрашыпмы, телефоннанмы сөйләшкән райондашларның күбесе узып баручы елдан канәгать булуларын яшермәделәр. Кемдер эшенең уңышлы баруына шатлана, кемдер быел яңа йорт салып кергән, берәүләрнең баласы дөньяга килгән, кемдер гаилә корып җибәргән. Тормыш булгач, борчуларсыз, уңышсызлыкларсыз гына булмый инде, билгеле. Әмма тулаем алганда 2012 байтак уңышлар китергән, күркәм вакыйгаларга бай булган ел булып хәтеребезгә кереп калыр, мөгаен. Иске елны озатырга әзерләнгәндә алда әле башкарасы эшләрнең галәмәт күп булуы да бик ачык күренә.
Федераль Җыенга еллык Юлламада, шулай ук ел йомгакларына багышлап үткәрелгән, журналистлар белән традицион очрашулар вакытында Россия Президенты В.Путин да, Татарстан Президенты Р.Миңнеханов та моңа басым ясадылар, дәүләтебезнең алдагы елларга үсеш стратегиясе хакында сөйләделәр.
Ил һәм республика башлыкларының, дәүләтнең оборона куәтен арттыру, әһәмиятле икътисадый проектларны гамәлгә ашыру проблемалары белән беррәттән, әхлакый һәм рухи кыйммәтләрне ныгыту, телләрне, мәдәни һәм рухи мирасны саклау, балаларга белем һәм тәрбия бирү, гаиләне кайгырту мәсьәләләренә дә зур игътибар бирүләре күңелдә өмет һәм сөенеч уятты.
"Россия бүген гомер-гомергә безне көчлерәк иткән рухи беркеткечләргә бик нык ихтыяҗ кичерә" - Владимир Путинның бу сүзләрен күтәреп алмаган матбугат басмалары калмагандыр.
Киләчәккә уңыш белән бару өчен без, россиялеләр, күбрәк булырга, әйбәтрәк булырга тиешбез, дип билгеләп үтте Президент демография проблемалары турында сөйләгәндә. Ә бит бу мәсьәлә бездә дә катлаулана бара. Соңгы елларда районыбызда халык санының табигый үсеше күзәтелми - үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк булып кала. Монда, билгеле, гаиләләрнең матди хәлен яхшырту, эчүчелеккә каршы көрәшү бик әһәмиятле. Яшьләрнең соңгы вакытта авылда төпләнеп калырга теләмәве, күбесенең шәһәргә йөз тотуы да җитди проблемага әверелде, балалар тууның кимүенә китерде. Авылларда эш урыннары булдыру белән беррәттән, яшьләрдә туган җиргә мәхәббәт, патриотлык хисләре тәрбияләү дә көн кадагында, димәк.
Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов балаларның гаиләдә тәрбияләнергә тиешлегенә аеруча басым ясады. Бүген барыбыз алдында да татар телен саклап калу, аны камилләштерү, киләчәк буыннарга бай һәм матур мирас итеп калдыру җаваплылыгы тора, дип билгеләп үтте ул. Ана теленең нигезе гаиләдән башлана, дип тә өстәде. Президентның балаларыбызга һәрьяклап ныклы белем бирү, чит телләр өйрәтү, конкурентлыкка сәләтле яшьләр үстерү зарурлыгы хакындагы сүзләре дә күңелгә ятышлы булды.
Боларны тормышка ашыру өчен беренче чиратта, билгеле, сәламәтлек кирәк. Халыкның сәламәтлеген саклау һаман да дәүләтнең иң өстен бурычы булып кала. Ә сәләмәт булу күп очракта үзебезгә дә бәйле. Киләсе елда бер-беребезгә мәрхәмәтлерәк, игътибарлырак булсак иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент РФ