Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урак башланды!

Узган атнада районыбыз игенчеләре уракка төште. Көзге бодай, арыш, тритикале басуларында икмәк елдагыдан шактый иртә өлгерде. 17 июльгә 2700 гектарда бөртеклеләр суктырып алынды. Бөртекле культуралар мәйданнары районда 37706 гектар тәшкил итә. Шуның 5 меңнән артык гектарында игеннәр теземнәргә салынган.

Уракка беренчеләрдән булып "Хузангай" кооперативы игенчеләре төште. Аларның җиде "МагДон" ургычы көзге бодай, борчак, тритикале кырларында игеннәрне башта теземнәргә салдылар. Кояш кызуында кипшенгән культураларны суктыруга да кереште хузангайлылар. Биредә инде 2525 гектарда бөртеклеләр суктырып та алынды.
"Кызыл Шәрык-Агро"ның Көньяк Әлки филиалында да уракны беренчеләрдән башладылар. Узган атнада "Борискино" отрядында көзге бодай теземнәргә салып суктырылды, ә арышны турыдан-туры суктырып алдылар.
Бу хезмәтләрне башкарган 6 комбайннан торган отряд үткән дүшәмбедә инде Әхмәт басуларында эшли башлады. Биредә алар арышны турыдан-туры суктырдылар. 300 гектарлы арыш кырының начаррак кышлаган 70 гектарын урып сенажга салган булганнар. Менә бүген шул басуда мәш килеп комбайннар эшли. Алар суктырган игенне 6 "КамАЗ" ташып тора.
Комбайн бункерлары тулып "КамАЗ" әрҗәсенә бөртек агызган арада без комбайнчы егетләр белән сөйләшеп алдык. Чиябаштан Азат Әхмәтовны мин шундук таныдым. Азат белән узган ел урак башында танышкан идек. Аннан мин аның исемен һәрчак алдынгы комбайнчылар арасында күрдем. Былтыр Азат "Кызыл Шәрык-Агро" комбайнчылары ярышында район буенча икенче урынны яулаган иде. Ул Казанда узган "Уңыш-2011" бәйрәмендә делегат буларак катнашты. Азат үзенең "Класс" комбайны белән быел алтынчы сезон уракка төшкән. Бик уңган, ярдәмчел егет. Аны җитәкчеләр дә, хезмәттәшләре дә хөрмәт итәләр.
-Иртә таңнан басуга эшкә чыгып китәсең, төн уртасында гына кайтасың, йорт-җиреңне кем карый?-дип сорыйм Азаттан.
-Хатыным Резидә яшь бала белән өйдә утыра, йорт мәшәкатьләре аның өстендә бу көннәрдә. Безнең җиденче сыйныфны тәмамлаган һәм яшь ярымлык кызларыбыз бар,-ди ул.
Азат һәр елны уракка төшкәнче комбайнын бик җентекләп карап чыга, ремонтлый. Шуңа аның кыр корабы урак чорында ватылуларны белми диярлек. Менә бу сезонга да ул бик җитди әзерләнгән: алыштырасы узелларга узган елның көзеннән үк заказ биргән. Азат Әхмәтовның исемен быел да алдынгы механизаторлар арасында күрербез әле.
Менә Азат белән Евгений Арнаков прицеплы "КамАЗ" әрҗәләренә ике яклап ашлыкны бушатып бетерделәр дә янә комбайннары белән иген суктыруга керештеләр.
Ә мин әрҗәләре яңа гына икмәк белән тулган "КамАЗ" шоферы Мәгъсүм Вәлиев белән сөйләшәм.
-Без алты "КамАЗ" белән кырдан Базарлы Матак элеваторына бөртек ташыйбыз. Комбайннар бункерлары тулып, машина көтеп басып торганнары юк. Барыбыз да шәхси йөк автомашиналарында килешү нигезендә эшлибез,-ди Мәгъсүм.
Мин аны үзен эшле итеп, туендырып торган "КамАЗ"ы янында фотога төшәргә кыстаган идем дә, Мәгъсүм:
-Безнең шоферлар арасында Чиябаштан, пенсиядә булса да ваттырып эшләп йөрүче бик хөрмәтле механизатор Ринат абый Насыйров бар. Газетада аның фотосын чыгарыгыз әле, ул мактауга лаек кеше,-диде.
Кырда юлга документлар биреп торучы Зөлфия Вәлиуллинадан кайбер мәгълүматлар белешкәндә Ринат абый да үз "КамАЗ"ы белән килеп туктады. Аңа 65 яшь тулып килә икән. Күз тимәсен, үзе әле егетләр кебек. Чиябашта Насыйровлар нәселе тырышлар, җитеш яшәүчеләр булып танылган. Ринат абыйның бертуганы Фираил да биредә үз "КамАЗ"ы белән эшли.
Ринат абый Насыйров "Кызыл Шәрык-Агро" белән килешү төзеп үз "КамАЗ"ы белән уракта инде алтынчы сезон хезмәт куя. Ул да, энесе Фираил да уллары белән башта тәүлек әйләнәсе сенаж салуда эшләгәннәр.
Егетләр бүген үк бу кырдагы арышны суктырып бетереп, Юхмачы бүлекчәсенә күчәчәкләр. Ә Әхмәт басуларына 2-3 көннән, бүген "МагДон" теземнәргә салган көзге бодайны суктырырга кайтачаклар.
Уңыш быел мактанырлык түгел. Район буенча бер гектардан әлегә уртача 13,4 центнер чыга. Корылык, кызу көннәр өметләнгән уңышны үстерергә мөмкинлек бирмәде. Бүген инде үскән кадәрен югалтмыйча, август аеның беренче яртысына ук игеннәрне җыеп алу бурычы куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Жатва