Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урак соңгы гектарларда бара

Районыбыз игенчеләре быелгы урып-җыю эшләрен төгәлләү алдында торалар.

"Кызыл Шәрык-Агро" 15 мең 306 гектарда бөртеклеләр үстерсә, шуның 12 мең 600 гектарын җыеп алды. "Хузангай" кооперативы районда (Спас районында да җирләре бар) 14 мең 589 гектарда икмәк үстерсә, шуның 13 мең гектарга якынын инде җыеп суктырды. Хузангайлылар бүген-иртәгә уракны төгәлләргә җыеналар.

Район фермер хуҗалыклары быел 2106 гектарда игеннәр үстерде. Бу мәйданнарның 92 процентында икмәк җыеп алынган инде.

Бүген бөртеклеләрнең уңышы буенча нәтиҗәләр ясарга да мөмкин. Районда һәр гектардан уртача 19 центнер ашлык җыеп алынды. Узган ел гектардан уртача уңыш 34,2 центнер тәшкил иткән булган.

Көзге бодайның быелгы уңышы гектардан 15,1 центнер чыкты. Былтыр ул 35,4 центнер булган. Борчак уңышы - 19,6 центнер (былтыр 28,6), тритикале - 19,1 (33), арыш - 15,9 (31,5), арпа - 25,7 (34,2), солы - 20 (34) центнер тәшкил итә.

Игеннәре җыеп алынган басуларны сукалау, дискаторлар белән эшкәртү дә алып барыла. Быел, елның коры килүен искә алып, "Хузангай" кооперативы, үзенә бу азык кирәк булмаса да, саламны ваклатып кырга чәчмәде. Хуҗалык халыкка рулоннарга төреп һәм төрмәгән көе дә салам реализацияли. Саламны агрокөллият филиалы басуларыннан да алып китәргә була.

Бу атнада механизаторлар арыш чәчүгә керешәләр. Районда көзге культураларны 25,6 мең гектарда игү планлаштырыла. Уҗым культуралары чәчү өчен җирләр тулысынча хәзерләнгән. "Кызыл Шәрык-Агро" көзге чәчүне башлыча пар җирләрендә башкара. Алар бу басуларны иртә яздан башлап өч тапкыр эшкәрттеләр инде.

Көзге чәчүне башкаруда республикада кызыксындыру чаралары күрелә - чиста пар җирләренә һәм моңа кадәр борчак культурасы игелгән кырларга чәчүчеләргә һәр гектарга 500 сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк.

* * *

Республикада бәяләрне тотрыклы итү өчен Региональ азык-төлек фондына 209 мең тонна икмәк тапшырылырга тиеш. Фондка план буенча иң күп икмәк Әлки җиреннән кергән. Безнең район җиткерелгән планны 94,5 процентка үтәде. Бездән соң Биектау һәм Яңа Чишмә районнары бу эштә алда бара. Алар планнарын 59 процентка үтәгәннәр.

"Хузангай" кооперативының алдынгы комбайнчысы Артем Зиньков үзенең "Класс" комбайнында көн саен уртача 60 тоннага якын ашлык суктырып ала. Урак башланганнан бирле ул 1311 тонна икмәк суктырган. Кырда тир түгеп эшләүче Артем Хузангай авылында гаиләсе өчен яңа өй дә өлгертеп килә. Артем Зиньков кебек уңган комбайнчылар тырышлыгы белән "Хузангай" быел да уракны районда беренчеләрдән төгәлли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Жатва