Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

В Алькеевском районе намолачивают около 43 центнеров зерна с гектара

Районда 8 мең гектардан артык мәйданда урып-җыю эшләре башкарылды. Бу урак узасы барлык басуларның 23 проценты дигән сүз. 34600 тонна икмәк суктырып алынды. Уңыш гектардан уртача 42,8 центнер чыгып килә. Көзге бодай уңышы әйбәт - гектардан 43 центнер тирәсе. "Хузангай" да борчак уңышы да сөендерә - уртача 37,1 центнер тәшкил...

Районда 8 мең гектардан артык мәйданда урып-җыю эшләре башкарылды. Бу урак узасы барлык басуларның 23 проценты дигән сүз. 34600 тонна икмәк суктырып алынды. Уңыш гектардан уртача 42,8 центнер чыгып килә.

Көзге бодай уңышы әйбәт - гектардан 43 центнер тирәсе. "Хузангай" да борчак уңышы да сөендерә - уртача 37,1 центнер тәшкил итә. Ә менә арпа аеруча уңган, ул соңгы елларда без күрмәгәнчә - гектардан 47 центнерга якын чыга.

Быел 1 мең гектарга якын мәйданда май культурасы рыжик үстерелгән иде. Ул 742 гектарда җыеп алынды инде. Уңышы әллә ни югары булмаса да, бу үзен аклый торган культура.

Августта басуларда бик күп төрле эшләр башкарыла. Урак белән бергә көзге чәчү башланды. Районда 500 әр гектарда бодай һәм арыш чәчелде. Механизаторлар күпьеллык үләннәрне икенче тапкыр чабуга төштеләр.

Район хуҗалыкларында 140 мең тоннага якын яшел азык хәзерләнде инде. Былтыр терлек азыгы 112 мең 400 тонна гына көйләнгән булган. Быел һәр шартлы терлеккә 27 центнер азык берәмлеге хәзерләү бурычы куела. Бүгенгә һәр терлеккә 19 центнер азык берәмлеге саклауга куелган. Яшел масса өчен кукуруз да зур уңыш вәгъдә итә.

Билгеле, бүген төп көч үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алуга юнәлтелә. Быел уңыш та әйбәт. Әмма, җәйге кояшлы көннәрнең байтакка кичегеп башлануы аркасында, уракка 17 көнгә соңлабрак төштек.Чык төшү дә урып-җыюны шактый тоткарлый. Аяз көннең һәр сәгатенең кадерен белеп, урып-җыюны нәтиҗәле алып бару, күп хезмәт куеп, зур чыгымнар тотып үстерелгән ашлыкны әрәм-шәрәм итмичә җыеп урнаштыру зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев