Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында “Сугыш еллары хатлары. 1941-1945” республика күчмә фотокүргәзмәсе эшләде. ФОТОРЕПОРТАЖ

1-2 апрельдә район мәдәният йортында "Сугыш еллары хатлары. 1941-1945" республика күчмә фотокүргәзмәсе эшләде. Бүген биредә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, яшьармиячеләр, мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары вәкилләре катнашында фотокүргәзмә ачылуга багышланган тантаналы чара булды. Мәдәният йортының иркен фойесына урнаштырылган баннерларда - солдат хатлары. Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү, "Үлемсез полк"...

1-2 апрельдә район мәдәният йортында "Сугыш еллары хатлары. 1941-1945" республика күчмә фотокүргәзмәсе эшләде. Бүген биредә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, яшьармиячеләр, мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары вәкилләре катнашында фотокүргәзмә ачылуга багышланган тантаналы чара булды.

Мәдәният йортының иркен фойесына урнаштырылган баннерларда - солдат хатлары. Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү, "Үлемсез полк" маршы күренешләре, ветераннар рәсемнәре белән иллюстрацияләнгән стендларда татар һәм рус телләрендәге әлеге хат текстлары бернинди үзгәрешсез, оригиналдагыча бирелгән (представлены). Кышкы суыкларда һәм җәйге эсседә, землянка һәм окопларда сугышчылар кулларыннан коралларын да төшермичә язган әлеге хатларда күпме сагыну, якыннарына җылы хисләр, дошманны тар-мар итүгә ныклы ышаныч һәм күрешүгә өмет… Утлы еллар шаһиты булган ул хатлар Ватан өчен барган дәһшәтле сугышның сулышын әле дә саклый сыман.

"Бердәм Россия" партиясенең "Тарихи хәтер" проекты кысаларында сугыш чоры материалларын туплау (сбор) акциясе узган елның 22 июнендә - Хәтер һәм кайгы көнендә старт алган иде. Районыбызда да бу игелекле гамәлгә кушылучылар байтак булды. Район архивы җитәкчесе Елена Васяйчева сүзләренә караганда, әлкилеләр гаиләләрендә сакланган һәм район, мәктәп музейлары тәкъдим иткән 29 солдат хатының күчермәләре Татарстан Дәүләт архивына юлланган. Яңа Әнҗерә авылында яшәүче Румия Гобәйдуллина, Борискино авылыннан фронтовик Андрей Беловның оныгы, Чуаш Борнае мәктәбе музее бигрәк тә күп кадерле ядкәрләре белән уртаклашканнар.

Акцияне оештыручылар республика күләмендә 2876 солдат хаты туплый алганнар. Аларның кайберләре "Сугыш еллары хатлары" фотокүргәзмәсендә тәкъдим ителгән дә инде. Фотокүргәзмә башта Казанда төрле аудиторияләрдә эшләде. Ә гыйнвар аеннан ул республика районнары буйлап "сәяхәт итә".

39 баннердан торган күчмә күргәзмә Әлкигә Алексеевск районыннан килде. Бездә тагын бер стенд өстәлеп, бүген төштән соң ул Спас районына озатылды. Районыбызда әзерләнгән стендта Яңа Әнҗерә авылыннан Бөек Ватан сугышына китеп һәлак булган Габдрахман Сәгыйровның 1943 елда хатынына һәм балаларына юллаган искиткеч дулкынландыргыч хаты урын алган.

-Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап оештырылган бу фотокүргәзмә совет халкының тиңдәшсез батырлыгын мәңгеләштерүне күздә тота,- дип билгеләп үтте тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов. -Әлки халкы да Бөек Җиңүне якынайту өчен үз-үзен аямый көрәшә. Районыбыздан 9197 кеше фронтка китә. 5267 райондашыбыз ил азатлыгын яклап яу кырында башларын сала. Әлкинең алты улына сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә, өч райондашыбыз Дан орденының тулы кавалерлары була. Безнең якты киләчәгебез өчен көрәшкән якташларыбызның якты истәлеге хәтеребездән беркайчан югалмас. Ә бу фотокүргәзмәдә урын алган фронт хатлары - фашизмны җиңгән ата-бабаларыбызның үлемсез батырлыгы документлары, бүгенге яшьләр өчен кыюлык, ватанпәрвәрлек үрнәге ул.

Аннан Рәшит Абрарович фронтовик Габдрахман Cәгыйровның якыннарына юллаган хатын укыды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсуповның якташыбыз Идрис Гарифуллинның (Иске Әнҗерә авылыннан) сугыш кырыннан язган хатын укуы да бик тәэсирле булды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова һәм Петр Хузангай музее директоры Олег Мурзин исә Бөек Ватан сугышында һәлак булган Иван Скрипачевның (Югары Колчурино авылыннан) фронт хатын рус һәм чуаш телләрендә яңгыраттылар.

Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары әзерләгән әдәби-музыкаль монтаж чараны тагын да баетты һәм тулыландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев