Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында Яшьләр парламентының беренче оештыру утырышы булды. ФОТО

. Районның барлык авылларыннан җыелган, төрле тармакларда хезмәт куючы егетләр-кызлар әлеге яшьләр оешмасының җитәкчеләрен сайладылар, башкарасы эшләре хакында сөйләштеләр.

Дөрес, районда яшьләр оешмасы төзелгәнгә берничә ел инде. 2014 елның апрелендә "Полит Завод-2014" республика иҗтимагый-сәяси проекты кысаларында узган район яшьләре форумында әлкиле егетләр-кызлар республика дәүләт советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасына әгъза итеп Максим Муштаковны сайлап куйганнар иде. Ул вакытта "Полит Завод-2014" бәйгесендә районыбызның яшь укытучылары Максим Муштаков һәм Гөлназ Шәрипова эшләгән проектлар җиңү яулады. Максим белән Гөлназ бу елларда яшьләрне оештыру, төрле чаралар оештыру буенча шактый эшләделәр. Республика яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзасы булып сайлангач, Максим Муштаков: "Районда балалар һәм яшьләр спортының яңа системасын гамәлгә ашырасы килә. Елның теләсә кайсы вакытында олысы-кечесе шөгыльләнә алырлык йөзү бассейны булдырасы иде. Зур футбол өчен ясалма газонлы мәйданчыклар, заманча теннис кортлары кирәк", -дигән иде. Әлеге планнарның күбесе чынга ашты да.

Инде яшьләр оешмасы яңа форматта эшли башлады. Яшьләр парламентының беренче оештыру утырышында чыгыш ясап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова егетләрне-кызларны актив, инициативалы булырга, үз позицияләрен кыю яклый белергә чакырды.

- Районыбызның киләчәге сезнең кулда. Туган төбәгебезне тагын да үстерү, җитештерүне алга җибәрү, халыкка заманча яшәү һәм ял итү шартлары булдыру өчен безгә бүген белемле, амбицияле, эшлекле яшь кадрлар кирәк. Бүген төрле техникум һәм вузларда укучы егет-кызларыбызның компетентлы белгечләр булып туган ягыбызга кайтуларын көтәбез. Бүген авылда яшьләр өчен уңайлы хезмәт һәм яшәү шартлары тудырыла, - диде Мария Андреевна. Ул шулай ук Яшьләр парламентының җитәкче органнарына иң актив һәм булдыклы егет-кызлар сайлануын теләде.

Яшьләр парламентының асылы хакында район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Айрат Вәлиев чыгыш ясады.

Яшьләр парламенты муниципаль район советы каршында оештырыла. Аның эшен җәмәгать башлангычында иң актив егетләр-кызлар алып бара. Парламент биш елга төзелә. Ул сессияләр үткәреп, анда район яшьләре тормышындагы иң актуаль мәсьәләләрне карый.

Утырышта катнашучылар яшьләр парламентының регламентын расладылар. Аннан яшьләр ачык тавыш бирү юлы белән парламентның җитәкчеләрен сайладылар. Яшьләр парламенты рәисе вазыйфасы Дмитрий Гуляевка ышанып тапшырылды.

Дмитрий 27 яшьтә, Югары Матак авылында туган, педагогик белемле. Ул бүген муниципаль район советы башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эше буенча ярдәмчесе булып хезмәт куя.

Яшьләр рәисе урынбасары итеп Гөлназ Шәрипова, ә җаваплы секретаре итеп Зилә Сафина сайланды. Утырышта шулай ук яшьләр парламентының советы расланды, яшьләргә гражданлык-патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирү, хезмәт һәм мәшгульлек, яшьләрнең хокукларын яклау, спортны үстерү һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча даими комиссияләр төзелеп, аларның рәисләре итеп Ләлә Гыймаева, Рөстәм Шәйхетдинов, Павел Петухов сайланды.

Сүз дә юк, дәүләтне, игътисадны, сәясәтне үстерүдә яшьләрнең урыны әйтеп бетергесез. Район советы каршында төзелгән Яшьләр парламентының егетләр-кызлар арасында актив эш алып барасына, яшьләрне оештыруда, аларның проблемаларын хәл итүдә зур роль уйныйсына ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев