Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районыннан 37 егетебез хәрби хезмәткә китәчәк. ФОТО

Быелгы көзге чакырылышта районнан 37 егетебез хәрби хезмәткә китәчәк. Тиздән солдат итеге киясе бу егетләрне һәм аларның әти- әниләрен район мәдәният йортында хөрмәтләделәр, булачак Ватан сакчыларына җылы теләкләр юлладылар.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларны иң элек район башлыгы Александр Никошин сәламләде.
-Сезнең алда, егетләр, зур һәм изге бурыч тора. Мин сезнең Ватан иминлеге сагында намуслы хезмәт итәсегезгә, үзегезгә йөкләнгән бурычны җиренә җиткереп үтисегезгә ышанам. Әлки егетләренең күбесе соңгы елларда үзебез шефка алган Оренбург хәрби частенда хезмәт итәләр.
Гомумән, солдат хезмәтен кая үтсәгез дә, сынатмагыз, үзегезгә күрсәтелгән ышанычны аклагыз.

Безнең егетләр хезмәт иткән частьлардан рәхмәт хатлары күп килә. Сездән дә шундый сөенечле хатлар көтеп калабыз. Һәм бер елдан исән-сау өйләрегезгә әйләнеп кайтырга насыйп булсын, -диде район башлыгы. Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев призывникларга офицер
буларак һәм аталарча кайгырту белән киңәш-фатыйхаларын бирде. Хәрби хезмәттә булган егетләр аерым бер хөрмәткә лаек. Дәүләтебез аларга өстәмә шартлар һәм мөмкинлекләр тудырырга тырыша. Иң мөһиме - солдат хезмәте егет кеше өчен менә дигән тормыш мәктәбе ул, диде хәрби комиссар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

23 октябрьдә районнан беренче төркем хәрби хезмәткә озатылды. Солдатка алынучыларның икесе - Спас районы егетләре.
Әлеге район хәзер безнең хәрби комиссариатка беркетелгән. Ә үзебездән Чуаш Шәпкәсе егете Алексей Максимов һәм Юхмачыдан Рафаэль Гайнетдинов Россия Кораллы Көчләре сафына кушылдылар. Егетләребез Алексеевск аграр көллиятен тәмамлаган, Чистай шәһәрендә хәрби белгечлек тә алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев