Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында көнбагыш урагы башланырга тора

"Кызыл Шәрык-Агро" отрядлары комбайннары сынау өчен көнбагыш суктыруга төштеләр.

Районда быел көнбагыш 14715 гектарда үстерелде. Май культурасының уңышы бик мулдан күренә. "Үзәк Әлки" филиалы басулары һәр гектардан 25 әр, ә кайберләре 28 әр центнер уңыш вәгъдә итә. Биредә хәзер комбайннар көнбагышны сынау өчен суктыра башладылар. Карга кырларында, берничә көн алдан дисификация үткәргәннән соң, көнбагыш эшләпәсендә бөртекнең дымлылыгы 13 процентка кадәр төшкән. Әмма комбайн бункерыннан чыкканда инде аның дымлылыгы 36 процент тәшкил иткән. Шуңа биредә уракны берничә көнгә кичектерделәр.

"Көньяк-Көнчыгыш Әлки" филиалында да комбайннар сынап суктыруга төште. Биредә көнбагышның дымлылыгы түбәнрәк - 24 процент. Филиалда әлеге культура 1400 гектарда игелгән. Бу көннәрдә комбайннар аны суктыра башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев