Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Базарлы Матак авылы урамнарында агачлар утыртыла. ФОТО

Район үзәгендәге иң озыннардан булган Хәмидуллин, Кояшлы, Кыр, Имәнлек урамнарына агачлар утыртылды.

Ике ел элек Базарлы Матакның Крайнов урамына утыртылган агач үсентеләренең күбесе матур гына үсеп китте. Аларны кышын кар басмасын өчен киртәләр белән каплап та тордылар. Шунда яшәүче халык та өй каршыларына утыртылган үсентеләрне тәрбияләп - су сибеп, чүп үләннәрдән чистартып торырга онытмады.

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башлангычы белән агрокөллият укучылары бу урамдагы үсентеләр санын тагын арттырдылар.

Ә үткән шимбәдә Базарлы Матак урта мәктәбе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия, агрокөллият укучылары, мәгариф бүлеге, музей хезмәткәрләре район үзәге урамнарына мең төп агач утырттылар. Инде район үзәгендә яшәүчеләргә әлеге яшь агачларны карап-тәрбияләп, хайваннардан саклап үстерәсе кала. Тамырланып-тернәкләнеп китсәләр, берникадәр вакыттан авыл урамнарында юкәләр, миләшләр, каеннар, чыршылар шаулап утырыр.

Бу көннәрдә район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре үз территорияләрен һәм район үзәгенең Базар урамын яшелләндерү белән шөгыльләнәләр.

Иске Алпар, Иске Камка, Иске Салман авыл җирлекләрендә дә агачлар утыртып мәш киләләр. Әлеге җирлекләрдә яңа ясалган паркларда, чишмә буйларында, авыл урамнарында миләш, юкә үсентеләре пәйда булды.

Район авылларында яшелләндерү эше дәвам итә. Агач үсентеләрен җирләр туңа башлаганчы утыртырга була әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев