Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Бердәм Россия” партиясе төзелүгә 16 ел тулу уңаеннан халыкны район башлыгы, партия җирле бүлекчәсе секретаре Александр Никошин кабул итте

"Бердәм Россия" партиясе төзелүгә 16 ел тулу уңаеннан, 28 ноябрьдә партия җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә халыкны район башлыгы, партия җирле бүлекчәсе секретаре Александр Никошин кабул итте.

Кабул итүгә төрле сорау-мөрәҗәгатьләр белән өч кеше алдан ук язылган иде. Шунысы үзенчәлекле, алар барысы да район җитәкчесенә гозерләрен бер төркем авылдашлары исеменнән җиткерделәр.

"Бердәм Россия" җирле бүлегенең җәмәгать кабул итүе бүлмәсенә беренче булып Николай Атаманов үтте. Аның мөрәҗәгате гадәти булмады. Күпләр кабул итүгә нәрсәдер сорап киләләр. Ә Николай Иванович исә болай ди:

-Район газетасыннан Базарлы Матакның мин яшәгән Дзержинский урамында су трассасы салыначак дип укыдым. Кирәкми безнең урамга яңа су трассасы. Бездә суга беркайчан өзеклек булганы юк. Урамыбызда 200 миллиметр диаметрлы суүткәргеч 2,5 метр тирәнлектә салынган. Трассада авария очраклары бик сирәк була.

Александр Никошин әлеге мөрәҗәгатькә аңлатма бирү өчен район коммуналь челтәрләре җитәкчесе Искәндәр Сафинны чакырды. Ул исә башка фикердә:

-Дзержинский урамына су трассасы бик күптәннән салынган. Ул өзек-өзек үткәргечләрне ялгап эшләнгән. Хәзер әлеге үткәргечләр ялганган урыннардан су бәреп чыга башлады. Шуңа да бу урамда озакламый яңа суүткәргечләр салыначак. Әлеге эшнең проекты әзер, финанслау программасына кертелгән,-ди.

Район башлыгы Дзержинский урамында яңа суүткәргеч салынса да, искесе шулай ук файдалануда калачак, шуңа һәр йортка яңа трассага тоташу мәҗбүри түгел, дип аңлатты.

Базарлы Матактан Лидия Кондова өйләре янындагы күл өчен борчылып килгән. Күл авыл халкы, шунда яшәүчеләр өчен бик кирәк. Анда каз-үрдәк йөзә, балык тотучылар бар. Әмма күл елдан-ел җәелә бара. Тора-бара әлеге сулык саегып, бөтенләй кипмәсме, дип борчыла ханым.

Александр Никошин күлне киңәюдән, саегудан саклау өчен аның ярларын балчык ташып ныгытырбыз, диде. Бу эшне оештыруны Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусинга йөкләде.

Ә район үзәгендә яшәүче Гөлсинә Мөхәммәтшина кабул итүгә әллә ничә гозер белән килгән. Ул яшәгән күп фатирлы йортта җәй айларында суга кытлык була икән.

Әлеге мәсьәлә буенча район коммуналь челтәрләре җитәкчесе Искәндәр Сафин җавап бирде.

-Тиздән Совет урамына яңа су трассасы салыначак. Киләсе җәйгә кадәр әлеге суүткәргечкә сезнең өйне дә тоташтырырбыз, проблема хәл ителер,-диде ул.

Әлеге күп фатирлы өйдә яшәүчеләрне йорт тирәсендә кичен һәм төннәрен караңгы булуы да борчый икән. Яктырткыч лампа куеп булмасмы, ди Гөлсинә Мөхәммәтшина. Район җитәкчесе бу эшне Базарлы Матак башкарма комитетына йөкләде. Алар 3 декабрьгә кадәр яңа багана утыртып, өй янына яктыркыч куярга тиешләр.

Гөлсинә Мөхәммәтшина шулай ук өйләренең тузган булуына да зарланды. Аны капиталь ремонтлау мөмкин булмасмы, ди ул.

- Күп фатирлы йортларны ремонтлау буенча республика программасына киләсе елда нинди объектлар кертеләсе билгеле инде. Ә менә сезнең өйне капиталь ремонтлауны 2019 елга планлаштырырга тырышырбыз, - дип ышандырды Александр Никошин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев