Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Юхмачы авылында яшәүче ветеринария табибы Энҗе Төхвәтуллина, ТНВ каналындагы “Башваткыч” тапшыруының Яңа ел чыгарылышында катнашып, автомобиль отты

Яңа 2018 ел символы - этләргә багышланган әлеге тапшыру уенчылары ветеринария табиблары иде. Аларның да иң-иңнәре сайлап алынган. Энҗе үзе Түбән Кама районының Үчкә авылы кызы. Казан ветеринария академиясендә укыганда алар Юхмачы егете Рамил белән танышып-дуслашып китәләр. Ә вузны тәмамлагач өйләнешеп, дипломлы яшь белгечләр булып районыбызга кайталар. Бүген алар Юхмачы...

Яңа 2018 ел символы - этләргә багышланган әлеге тапшыру уенчылары ветеринария табиблары иде. Аларның да иң-иңнәре сайлап алынган.

Энҗе үзе Түбән Кама районының Үчкә авылы кызы. Казан ветеринария академиясендә укыганда алар Юхмачы егете Рамил белән танышып-дуслашып китәләр. Ә вузны тәмамлагач өйләнешеп, дипломлы яшь белгечләр булып районыбызга кайталар. Бүген алар Юхмачы ветеринария участогының белемле, өметле яшь табиблары, халык арасында да абруй казанып өлгерделәр. Яңа өй җиткереп, игезәк ул һәм кыз үстереп менә дигән итеп яшәп яталар.

Институтны кызыл дипломга тәмамлаган, үз эшен бик әйбәт белүче, әдәби әсәрләр укырга яратучы Энҗегә "Башваткыч" сорауларына җавап бирү катлаулы булмый. Кечкенәдән этләр ярата, аларның токымнары, үзенчәлекләре хакында да бик күп белә ул.

-Мин этләрне генә түгел, барлык хайваннарны яратам. Мал табибы профессиясен сайлавым да шуңадыр. Үземне белгәннән бирле йортыбызда эт асрадык. Хәзер дә этебез бар - лайка токымлы Аргун. Ирем Рамил бит ау белән мавыга. Аргуныбызга әле бер яшь тә юк. Бик уйнарга ярата, инде төрле командаларны үтәргә өйрәнеп килә. Барыбызны да үз итсә дә, Аргун нигездә Рамилгә буйсына. Бу гадәти хәл: этләр бит үзләренә лидер сайлыйлар.

Эшебездә дә әледән-әле маэмайларны дәваларга туры килә. Хуҗалары еш кына аруландырырга да алып киләләр үзләрен. Мин алар белән мәш килергә бик яратам. Гомумән, эт бит гомергә кешенең тугрылыклы дусты булган. Шуңа да киләсе ел уңышлы, әйбәт булыр дип ышанам,-ди Энҗе.

Энҗе Төхвәтуллина "Башваткыч"та этләргә кагылышлы сорауларга дөрес җавапларны иң күп белүче уенчы булды. Иң зур санда баллар җыеп, ул ышанычлы җиңү яулады.

Энҗене җиңүче буларак мультиварка белән бүләкләгәч, уенны алып баручы Зөлфәт Зиннуров аңа супер-уенда катнашырга тәкъдим итте. Энҗе башта: "Мультиварканы алып, Әлкигә кайтып китәргә" дип, супер-уеннан баш тарткан иде. Әмма Зөлфәт тә, җанатарлар да кыстагач (каенатасы Шамил Төхвәтуллин: "Оттырсаң, мультиварканы үзем алып бирәм, уйна әйдә!" диде"), Энҗе уйнарга ризалашты. Экрандагы "бүре" сүзе генә мәгълүм татар халык мәкален, үзе әйтүенчә, ул соңгы секундларда гына исенә төшергән.

-Эт өрә тора, бүре йөри тора! - дип мәкальне әйтеп тә бирде һәм студиядә торучы "бантиклы" автомобиль хуҗасы булды ул.

Зөлфәт Зиннуров әйтүенчә, ул эшләгән дәвердә тапшыруда Энҗе әле автомобильне беренче отучы.

Энҗе машина йөртә белә. Тиздән бүләк машинаны ул үзе рульгә утырып Әлкигә алып кайтачак. Аның бу җиңүенә бөтен район халкы шатланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев