Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Законлылык һәм тәртип гаранты

"Сенат каршында Генерал-прокурор булырга тиеш!" -Петр I нең 1722 елның 12 гыйнварында чыккан Указында әнә шулай диелә. Ә инде 18 гыйнварда император граф Павел Ягужинскийны беренче Генерал-прокурор итеп билгели. "Менә ул минем бар нәрсәне күреп торачак күзләрем",-ди Петр I аның турында. Россиянең беренче Президенты Б.Ельцинның 1995 ел 29 декабрь Указы...

Әлки районы прокуратурасы 1965 елның гыйнварында, ТАССРның Әлки районы торгызылгач төзелә. Прокуратурага нигез салынганнан башлап 1975 елга кадәр аның белән Яков Степаевич Емельянов җитәкчелек итә. Аннан соң төрле чорларда район прокуратурасын Сәйфихан Хәбибулла улы Нәфиев (1978-1982 еллар), Альберт Дәүләт улы Кашаев (1982-1988 еллар), Роберт Сабир улы Ахунов (1988-1992 еллар), Алсу Ибраһим кызы Шәйхетдинова (1992-2002 еллар), Борис Федорович Шамышев (2002-2008 еллар) җитәклиләр.
2008 елның 16 гыйнварыннан район прокуроры булып Сергей Михайлович Перфильев эшли. 2010 елдан башлап прокурор урынбасары - Булат Илгиз улы Юсупов. 2002 елдан бирле прокурор ярдәмчесе хезмәтен Луиза Хәлим кызы Хәйруллина башкара. 2007 елдан башлап прокуратура белгече - Сәмигуллина Венера Рөстәм кызы. Ә шофер булып биредә 1993 елдан бирле инде Әүхәт Мөнип улы Җамалиев хезмәт куя.
Моннан 300 ел элеккеге кебек үк, прокуратура бүген дә дәүләтне закон бозучылардан, гражданнарны исә дәүләт тарафыннан кылынган гаделсезлекләрдән саклый. Безнең җәмгыятьтә прокуратура законлылык һәм тәртип гаранты булып тора.
Район прокуратурасының зур булмаган коллективына да олы һәм гаять җаваплы вазыйфалар йөкләнә. Районда законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү, кешеләрнең хокукларын яклау буенча прокуратура күпкырлы эш алып бара.
Прокуратура органнары төзелүнең 291 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан һәм үзләренең хезмәт вазыйфаларын намус белән, үрнәк төстә башкарулары өчен район башлыгы Фердинат Дәүләтшин прокуратура хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Прокуратура РФ