Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Новости

Әлки районында тагын бер кеше коронавирус белән авырып киткән

21 октябрьгә Татарстанда COVID-19 йоктыруның 44 яңа очрагы теркәлгән.

Ике кеше авыруны читтән ияртеп кайткан, калганнары чирлеләр белән аралашу аркасында йоктырган.

Узган тәүлектә безнең Әлки районында тагын бер кешедә коронавирус ачыкланган. Ул 42 яшьлек хатын-кыз. Шулай итеп, район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда хәзер коронавирус белән авырган 22 кеше исәпкә алынган.

Күрше-тирә районнарда – Аксубайда, Спаста һәм Чистайда шулай ук берәр кеше COVID-19  белән чирләп киткән.

21 октябрьгә республикада COVID-19ның 7943 очрагы ачыкланган. Эпидемия башланганнан бирле 6803 кеше авырудан савыккан.

Коронавирус соңгы атналарда зур тизлек белән тарала, авыручылар саны арта. Табиблар саклык чараларын төгәл үтәргә чакыра. Кибетләрдә, кеше күп җыелган җәмәгать урыннарында битлектән булу – мәҗбүри. Социаль  дистанция саклау, кулларны сабынлап ешрак юу, антисептиклар белән эшкәртү зарур. Үзебезне саклыйк, коронавриус – янәшәдә генә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев