Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости

Әлки районында урман җанварлары өчен 40 тонна печән, 500 пар яфрак себеркесе хәзерләнәчәк

Урман хайваннары, кыргый җәнлекләр өчен кышка азык хәзерләү бара.

Мәгълүм булганча, җәнлекләргә кышын кар астыннан азык табу авыр. Урман җанварларына ярдәм итү өчен кыш айларында махсус урыннарда алар өчен “ашханәләр” оештырыла. Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов әйтүенчә, быел җәнлек–хайваннар өчен 40 тонна печән, 500 пар яфрак себеркесе хәзерләү күздә тотыла. Яфрак азык өчен юкә, усак, тал әйбәт. Болар кышын пошилар, кыр кәҗәләре, куяннар өчен менә дигән сый булачак. Планлаштырылган яшел азыкның яртысына якыны хәзерләнгән инде. Хәзер шулай ук җәнлекләр өчен азык салу, тоз кую урыннары төзекләндерелә, яңартыла. Бу эшләрне егерьләр, җәмәгать ярдәмчеләре башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев