Район тормышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Хузангай” кооперативына берьюлы 942 баш мөгезле эре терлек кайтарылды
www.vostokmedia.com "Хузангай" кооперативына берьюлы 942 баш мөгезле эре терлек кайтарылды. Әлеге сыерлар һәм таналар Мари-Эль республикасыннан китерелде. Хәзер терлекләр 40 көнлек карантин үтә. Ветеринария белгечләре маллардан анализга кан алганнар, хәзер төрле йогышлы чирләргә карата вакциналар ясала. "Хузангай" да бүген инде 2666 баш мөгезле эре терлек булды. Хуҗалык киләчәктә, ит җитештерүдән...
-
Шагыйрь Педер Хузангай турында кино төшереләчәк
farmablog.ru «Сувар» газетасы редакторы Константин Малышев якташыбыз, күренкле чуаш шагыйре Педер Хузангай турында документаль фильм төшерергә җыена. Үз эшендә ул Сихтермә-Хузангайдагы музей экспонатларыннан да файдаланачак. Булачак фильмның эчтәлеген дә музей директоры Мурзин белән киңәшләшеп билгели журналист. Ә шагыйрьнең туган авылында 22 гыйнварда аның 108 еллыгын билгеләп үтәргә җыеналар.
-
Ташбилге авыл җирлегендә 25 гыйнварда булачак референдумга актив төстә әзерләнәләр
newsukraine.com.ua Ташбилге авыл җирлегендә 25 гыйнварда булачак референдумга актив төстә әзерләнәләр: инде сайлау комиссиясе үз эшен башлаган, сайлаучылар исемлекләре кабаттан тикшерелә. Инде сайлау кабиналарын да урнаштыра башлаганнар. Шулай ук 8 агитатор сайлап куелган, алар белән җыелыш үткәрәләр. Гомумән алганда, ташбилгелеләрнең референдумга чыгарылган мәсьәләләргә мөнәсәбәте уңайлы. Монысы, мөгаен, җирлектәге проблемаларның һәрвакыт...
-
Юхмачыда Кавказча ашаталар
kaminskiy.ru Юхмачыда озак вакыт эшләми торган кафе яңадан ачылды. Биредә дистәгә якын эш урыны булдырылган, кафеда Югары Әлморзадан килеп эшләүчеләр дә бар. Исемен үзгәртмәсә дә, кафе пешекчеләре кунакларны, юлчыларны Кавказ халык ашлары белән сыйлый башлаганнар. Кафеда булырга өлгерүчеләр тәкъдим ителгән ризыкларны «бик тәмле» дип бәяли.
-
Халыкны социаль яклау хезмәткәрләре кышкы каникулларда күпбалалы гаиләләрдә үсүче балалар өчен төрле чаралар үткәргән
www.krasfun.ru Халыкны социаль яклау бүлегенең гаиләләр һәм балаларга ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре кышкы каникулларда күпбалалы гаиләләрдә үсүче малайлар һәм кызлар өчен төрле чаралар үткәрелгән. Бүлекчә белгечләре Кәлимуллина Римма, Гайфуллина Альмира, Насыйбуллина Алсу һәм Гайфуллина Ландыш алты көн буе балаларны төрле конкурсларда катнаштырганнар, кинога, туган якны өйрәнү музеена алып барганнар, шахмат-шашка турниры...
-
Узган елның иң истә калган вакыйгалары
*4-6 гыйнварда Интернет челтәрендә, Яңа ел бәйрәме көннәрендә Базарлы Матакта "Шәригать патруле" һәм "Русские пробежки" хәрәкәтләре бәрелешкән, дигән ялган хәбәрләр пәйда булды. Районның хокук саклау органнары да, чиркәү һәм мәчет хезмәткәрләре дә әлеге хәбәрләрне кире какты. Район Иҗтимагый советының 10 гыйнварда булган киңәйтелгән утырышында катнашучылар да дөнья пәрәвезендә таралган бу...
-
Әлки районы Яңа Салман мәктәбе укучылары Казанда булып кайтканнар
Яңа Салман мәктәбенең унынчы сыйныф укучылары кышкы каникул көннәрендә укытучылары Рузилә Задаева җитәкчелегендә башкалабыз Казанга экскурсиягә барганнар. Алар шәһәрне, паркларга куелган чыршыларны карап йөргәннәр, "Казань-Арена" стадионында бозлавыкта шуганнар. Ә 5-6 гыйнварда мәктәпнең бөтен коллективы - укучылар да, укытучылар белән техник хезмәткәрләр дә чаңгыда шуганнар.
-
Гыйнвар башыннан пособиеләр арткан
Бәби көтүче, сабыен табып, декрет ялында утыручы хатын-кызларга түләнә торган пособиеләр 1 гыйнвардан арта. Әйтик, йөклелекнең башында ук (11 атнага чаклы) хатын-кызлар консультациясендә исәпкә басучыларга 543 сум 67 тиен пособие түләнә. Нәниен тудырган әниләргә дәүләт бер тапкыр 14497.8 сум күләмендә акча бирә. Беренче баласын карап өйдә утыручыларга сабыйга 1,5 яшь...
-
Базарлы Матак үзәгендә катырылган шугалакта бәйрәм көннәрендә олылар да рәхәтләнеп тимераякта шудылар
Базарлы Матак үзәгендә катырылган шугалакта бәйрәм көннәрендә балалар гына түгел, олылар да рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Ә кино күрсәтү учреждениесе үз аппаратурасын урамга ук чыгарып куеп, кичләрен аларга дәртле музыка уйнатты, Бәлки шуңадыр да, башка еллар белән чагыштырганда шугалакта күңел ачып, актив ял итүчеләр күпкә артык булган. 66.mvd.ru
-
Юхмачы авылындагы шәхси икмәк пекарнясы зәңгәр ягулык белән эшли башлый
Юхмачы авылындагы шәхси икмәк пекарнясына бу көннәрдә зәңгәр ягулык бирелә башлый. Моңарчы әлеге бинада иске җылыту системасы эшләп торган. "Алькеево-Спецстрой" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте осталары икмәк пекарнясын газ белән җылытуга күчерү өчен кирәк булган барлык эшләрне җиренә җиткереп башкарган. Бу кабул итү комиссиясе тарафыннан куелган билге. sweetinfo.ru
-
Әлки районының авылларында 23 боз шугалагы ясалган
Авылларда 23 боз шугалагы ясалган. Тагын шундый дистәдән артык мәйданчык булдыру күздә тотыла. Кыш бит кеше сәламәтлеген ныгыту өчен аеруча кулай чор. Ачык һавада хәрәкәтләнү саулыкка да әйбәт тәэсир итә, кәефне дә күтәрә. Шуңа да быел һәр авылда диярлек шугалаклар булдыру бурычы куела. Шугалак өчен, хоккей тартмаларыннан тыш, табигый сулыкларны...
-
Әлки районы авыл җирлекләренең юлчыларга бурычы 400 мең сум тәшкил итә
Җирлекләр советлары авылларны кардан чистарту проблемасын махсус техникасы булган оешмалар яисә эшмәкәрләр ярдәмендә хәл итә, моны үзара килешү төзеп эшли. Билгеле, бу эшнең зур өлеше "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте булышлыгы белән башкарыла. Юлчылар үзләренә йөкләнгәнне җиренә җиткереп үтәргә тырышалар. Әмма авыл җирлекләре башкарылган эш өчен түләргә ашыкмыйлар. Моны нибары өч авыл җирлеге...
-
Әлки районында арендага биреләсе фатирлар төзү планлаштырыла
Районда арендага биреләсе фатирлар төзү планлаштырыла. Торак фондында яңалык буларак арендага бирелә торган фатирлар төзү тәкъдиме берничә ел элек яңгыраган иде. Бу яңалык безгә дә килеп җитәр төсле: быел Хузангайда 30, Базарлы Матакта 10 шундый өй төзү күздә тотыла. www.zemlemer.info
-
Бәйрәм көннәрен “Строитель и К” эшчеләре ял итеп түгел, ә яңа башланган объектларында үткәрделәр
Бәйрәм көннәрен "Строитель и К" эшчеләре ял итеп түгел, ә яңа башланган объектларында үткәрделәр. Бу коллектив Татар Борнае авылында смета бәясе 63 миллион сумлык объект төзүгә кереште. Мәктәп һәм балалар бакчасы урнашачак бинаның нигезен корып та куйдылар төзүчеләр. Шул ук коллектив Базарлы Матак мәктәбенең остаханәсендә ремонт эшләре алып бара. Биредә...
-
Быел Базарлы Матакта “Теремкәй” балалар бакчасы өчен яңа бина төзелә башлый
Быел Базарлы Матакта "Теремкәй" балалар бакчасы өчен яңа бина төзелә башлый. Яңа бина 4 төркемгә, ягъни 80 сабыйга исәпләнгән. Ике катлы бинаны "Төзелеш" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте осталары төзиячәк. Узган ел ахырында булган киңәшмәдә район электр челтәрләре, газ эксплуатацияләү хезмәте һәм башка оешмалар вәкилләре әлеге төзелештә үз өлешләренә тигән эш күләмен...