Район тормышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кар ишеп яуган бу көннәрдә юлларны чистартуда “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки участогыннан 23 берәмлек техника эшли
Кар ишеп яуган бу көннәрдә юлларны чистартуда "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки участогыннан 23 берәмлек техника эшли. Юлчыларга ансат түгел: эш ике сменада оештырылып, алар төнлә дә юлларны чистартып торалар. Өстәмә 4 мастерны эшкә кушып, аларның һәрберсе үз маршрутында даими контроль тәэмин итә. Юлчылар әйтенчә, Кар бигрәк тә Үргәгар һәм Салман якларындагы...
-
Карга авылы Чыршысы авыл җирлекләре арасында иң матуры дип табылды һәм республика конкурсына тәкъдим ителде
Карга авылы уртасындагы ял паркына бизәп куелган Чыршы авыл җирлекләре арасында иң матуры дип табылды һәм республика конкурсына тәкъдим ителде. Гынварда аны күрергә дип Татарстан Дәүләт Советыннан да килергә һәм Чыршыга бәя бирергә тиешләр. Ә каргалылар исә Яңа ел бәйрәмен һәрвакыттагыча бергәләп, бик күңелле итеп уздырганнар. Башта шул Чыршы янына...
-
Әлки районында бәйрәм көннәрендә гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән
Яңа елны әлкилеләр бик тыныч һәм имин каршы алдылар. Без район башкарма комитеты, эчке эшләр бүлеге, янгын часте, электр бүлү челтәре, ашыгыч ярдәм хезмәте белән элемтәгә кереп, 30, 31 декабрь һәм 1 гыйнвар көннәренең район территориясендә ничек үтүен сораштык. Һәм Һәрберсеннән бертөрле : "Барысы да әйбәт, тыныч, гадәттән тыш хәлләр...
-
Әлки якташлар җәмгыяте рәисе өлкәннәргә бүләкләр кайтарды
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына якташыбыз Ришат Хафизов 200 ләп китап тапшырды. Ришат Хәй улы республика Дәүләт Советы аппаратында әйдәүче белгеч. Ул Әлки районы якташлар җәмгыяте рәисе дә. Ришат Хафизов район тормышы белән якыннан кызыксынып яши. Яңа ел алдыннан ул Юхмачы интернат- йортына берничә әрҗә китап төяп кайтты. Аны өлкәннәр...
-
Әлкилеләр Казанда Яңа ел алды ярминкәсе үткәрде
Елның соңгы шимбәсе - 27 гыйнварда Әлки районы вәкилләре башкалабыз Казанда кала халкы өчен Яңа ел алды ярминкәсе үткәрүдә катнашты. Ярминкә муллыгы, җыр-биюләре, бәйрәм күтәренкелеге белән шәһәр хылкының күңеленә хуш килде. Дәрвишләр бистәсендә дүрт ай буе барган ярминкәләргә Казанның Совет районы хакимияте нәтиҗә дә ясады. Анда районыбызның ярминкәләрдә аеруча актив...
-
Әлки районында 92 гаиләгә җир кишәрлекләре бүлеп бирелгән
Өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләрне бушлай җир кишәрлекләре белән тәэмин итү хакында закон гамәлгә кергәннән бирле, җир сорап 92 гаилә гариза язган булган. Бүгенге көндә аларның барысына да җир кишәрлекләре бүлеп бирелгән.
-
Әлки районының ПМК “Мелорация” җәмгыяте районда 30 миллион сумлык эш башкарган бүген
ПМК "Мелорация" җәмгыяте районда 30 миллион сумлык эш башкарган бүген. Бу кадәр средство нигездә "Хузангай" кооперативында 3 буа төзүгә тотылган. Әлеге буалар кырларны сугаруга хезмәт итәчәк. Киләсе елга җәмгыять белгечләре һәм эшчеләре районда булган буаларны төзекләндерү белән шөгыльләнергә тиеш.
-
Әлки районының аз керемле гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларны күңелле яллар көтә
Берничә көннән аз керемле гаиләләрдә үсүче бертөркем малайлар һәм кызлар Мамадыш районындагы ял һәм сәламәтләндерү лагерына китәчәк. Ә "Каенкай" тернәкләндерү приютында тәрбияләнүче 16 бала Чистайдагы "Раздолье" лагеренә җыена. Алар анда 23 гыйнварга кадәр ял итәчәк.
-
Әлкилеләр, бергәләп күңел ачыйк
7 гыйнварда Базарлы Матакта районның төп чыршысы янында (кинотеатр каршында) Раштуа бәйрәменә багышланган күңел ачу чаралары була. Биредә саф һавада кайнар чәй һәм коймак белән сыйларлар, балалар атта йөреп күңел ачар, төрле уеннар, бәйгеләр оештырылыр.
-
Әлки районында иң ямьле чыршы – үзәк хастаханәдә
Районда иң матур бизәлгән чыршы бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Оешма-предприятиеләр арасында беренче урын Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенә бирелде. Икенче урында - Пенсия фонды идарәсе, өченче - балалар иҗат йорты чыршысы. Авыл җирлекләре арасында Каргада бизәлгән чыршыга тиңнәр табылмады. Икенче һәм өченче урыннарда - Түбән Әлки һәм Кората авыл җирлекләре. Җиңүчеләргә...
-
Әлкилеләр гаиләләрендә опекага һәм тәрбиягә алынган 190 бала үсә
Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге хәбәр итә: хәзерге вакытта әти-әнисез калган, алар назыннан мәхрүм булган 190 бала башка гаиләләрдә сыену тапты. Аларның 131 ен әлкилеләр тәрбиягә алган, 59 ы якын туганнарында үсә. Кызганыч, әмма быел суд карары белән 11 ата-ананың балаларына хокуклары чикләнгән. Әмма балаларга сыену урыны табылган...
-
Әлки районы С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеена бер елда 1 мең экспонат кергән
Оешуына 10 ел тулуны билгеләп үткән С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеена ел дәвамында 1 меңнән артык экспонат кергән. Хәзер аларның гомуми саны 10 меңнән артып киткән. Билгеле, аларның барысы да музейга килүчеләр хозурына куелмаган, чөнки тарихи әһәмияте, бәһасе төрлесенең төрле бит. Музейның эшчәнлеге республика күләмендә үткән конкурста уңай бәяләнеп,...
-
Президенттан – Әлки районы авыл җирлекләре башкарма комитетларына яңа автомобильләр
Иске Хурада һәм Түбән Кәчи авыл җирлекләре башкарма комитетларына "Шевроле Нива" автомобильләре бирелде. Үткән җомгада район авыл җирлекләре башлыклары Татарстан муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре съездында катнаштылар. Съезд алдыннан республика Президенты Рөстәм Миңнеханов авылларны социаль-икътисадый яктан үстерү буенча аеруча актив эшләгән авыл җирлекләре җитәкчеләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Районыбызның ике җирлеге дә...
-
Әлки районы мәктәп балаларына бүләк
"Салман" дуңгызчылык комплексы җитәкчеләре Яңа Салман мәктәбе укучыларына бәйрәм тамашасы бүләк иткәннәр. Алар район балалар иҗаты йорты педагоглары әзерләгән концерт программасын авылга алып килүне оештырганнар. Ә кичә тәмамлангач мәктәптә укучы һәм балалар бакчасына йөрүче һәр кызга-малайга күчтәнәчләр өләшкәннәр.
-
Әлки районында чаңгы юллары сагынылган
"Яшь имәннәр" балалар савыктыру легере янында чаңгы сезонын ачу тантанасы булды. Декабрь башы карга саран булды. Шуңа чаңгы юллары салуны да озак көтәргә туры килде. Ап-ак карга салынган трассаны сынап карарга шактый кеше килгән иде. Кайберәүләр бөтен гаиләләре белән чаңгыга басканнар. -Чаңгы спорты сәламәтлек өчен искиткеч файдалы. Кешеләр ялларын саф...