Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районында бәйрәм көннәрендә гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән

Яңа елны әлкилеләр бик тыныч һәм имин каршы алдылар. Без район башкарма комитеты, эчке эшләр бүлеге, янгын часте, электр бүлү челтәре, ашыгыч ярдәм хезмәте белән элемтәгә кереп, 30, 31 декабрь һәм 1 гыйнвар көннәренең район территориясендә ничек үтүен сораштык. Һәм Һәрберсеннән бертөрле : "Барысы да әйбәт, тыныч, гадәттән тыш хәлләр...

Яңа елны әлкилеләр бик тыныч һәм имин каршы алдылар. Без район башкарма комитеты, эчке эшләр бүлеге, янгын часте, электр бүлү челтәре, ашыгыч ярдәм хезмәте белән элемтәгә кереп, 30, 31 декабрь һәм 1 гыйнвар көннәренең район территориясендә ничек үтүен сораштык. Һәм Һәрберсеннән бертөрле : "Барысы да әйбәт, тыныч, гадәттән тыш хәлләр булмады,"- дигән җавап алдык. Бусы сөендерә, билгеле. Әмма район хастаханәсенең бала тудыру бүлеге хезмәткәрләре дә шулай дигәнгә бераз кәеф китте. Чөнки 29 декабрь- 2 гыйнвар көннәрендә бер генә сабый да тумаган бит. Соңгы тапкыр биредә бәбине 28 декабрь көнне кабул иткәннәр, ләкин ул да безнең район кызчыгы түгел, күрше Спас ягыннан, Ямбахты авылыннан икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев