Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки якташлар җәмгыяте рәисе өлкәннәргә бүләкләр кайтарды

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына якташыбыз Ришат Хафизов 200 ләп китап тапшырды. Ришат Хәй улы республика Дәүләт Советы аппаратында әйдәүче белгеч. Ул Әлки районы якташлар җәмгыяте рәисе дә. Ришат Хафизов район тормышы белән якыннан кызыксынып яши. Яңа ел алдыннан ул Юхмачы интернат- йортына берничә әрҗә китап төяп кайтты. Аны өлкәннәр...

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына якташыбыз Ришат Хафизов 200 ләп китап тапшырды.

Ришат Хәй улы республика Дәүләт Советы аппаратында әйдәүче белгеч. Ул Әлки районы якташлар җәмгыяте рәисе дә. Ришат Хафизов район тормышы белән якыннан кызыксынып яши.

Яңа ел алдыннан ул Юхмачы интернат- йортына берничә әрҗә китап төяп кайтты. Аны өлкәннәр йорты җитәкчесе Владимир Кузнецов кулына тапшырды.

-Бездә китапны яратып укучылар күп. Алар өчен бу бик зур бүләк,-дип кабул итте бүләкне Владимир Николаевич.

Ришат Хәй улы интернатта яшәүчеләрнең көнкүреш шартлары белән танышты. Өлкәннәр белән аралашып, гозерләрен тыңлады, Яңа ел белән тәбрикләде. Кыш бабайның күчтәнәчләр капчыгын тәм-томнар тутыру өчен акчалата ярдәмен дә калдырды. Тиздән интернатка кирәкле җиһазлар белән булушырга да ышандырды.

Ришат Хафизовны муниципаль район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев