Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Карга авылы Чыршысы авыл җирлекләре арасында иң матуры дип табылды һәм республика конкурсына тәкъдим ителде

Карга авылы уртасындагы ял паркына бизәп куелган Чыршы авыл җирлекләре арасында иң матуры дип табылды һәм республика конкурсына тәкъдим ителде. Гынварда аны күрергә дип Татарстан Дәүләт Советыннан да килергә һәм Чыршыга бәя бирергә тиешләр. Ә каргалылар исә Яңа ел бәйрәмен һәрвакыттагыча бергәләп, бик күңелле итеп уздырганнар. Башта шул Чыршы янына...

Карга авылы уртасындагы ял паркына бизәп куелган Чыршы авыл җирлекләре арасында иң матуры дип табылды һәм республика конкурсына тәкъдим ителде. Гынварда аны күрергә дип Татарстан Дәүләт Советыннан да килергә һәм Чыршыга бәя бирергә тиешләр.


Ә каргалылар исә Яңа ел бәйрәмен һәрвакыттагыча бергәләп, бик күңелле итеп уздырганнар. Башта шул Чыршы янына җыелып, үткән ел символы Атны хөрмәт белән озатып җибәргәннәр. Аннары мәйданга бик мату һәм чая ап-ак Кәҗәне алып чыкканнар. Бәйрәм ктичәсе яңа мәдәният йортында узган. Аның мөдире Хәсәншина Гөлчирә белән китапханәче Кәримова Айсылу авылдашларын туплап, кызыклы концерт оештырганнар. Яшь әниләр дә концертта бик актив катнашып, авылдашларына күңелле ял бүләк иткәннәр. Гөлнара, Гөлназ Шәйхетдиновлар, Нотфуллина Альбина, 5 бала әнисе Гатина Гөлсинә, Гайфуллина Анна, Фирүзә белән Фирдүс Зәйнуллиннар чыгышларын тамашачылар яратып караган. "Бергәләп каршылаган ел авылыбызга иминлек, муллык, матурлык алып килсен",- ди Карга авылы халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев