Әлки районы китапханәләре МХО сугышчыларына гуманитар ярдәм тапшырачаклар
Сезнең хатлар

Әлки районы китапханәләре МХО сугышчыларына гуманитар ярдәм тапшырачаклар

10 гыйнварда китапханә хезмәткәрләре катнашында җыелган гуманитар йөк районнан җибәреләчәк. Аңа мастер-классларда ясалган маскировка челтәрләре һәм татлы бүләкләр керәчәк.

Әзер посылкаларны һәм әйберләрне Базарлы Матак ав., Ленин ур., 3 адресы буенча урнашкан Үзәк китапханәгә алып килергә була. Кабул итү эш көннәрендә 08:00 дән 16:00 гә кадәр башкарыла.

Әлки районы халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими ярдәм күрсәтә. Элегрәк Карга авыл җирлегеннән 20дән артык ярдәм җибәрелгән булган, ә руханилар «Алга» батальоны сугышчылары белән бергә алгы сызыкка генераторлар, медикаментлар һәм масксетлар тапшырганнар. Акцияне оештыручыларның күбесе актив хезмәтләре өчен район башлыгыннан Рәхмәт хатлары алды.


Нет комментариев