Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

“Бакчабызны су баса...”

Сезгә үзәгебезгә үткән бер проблеманы хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез.

“Сезгә үзәгебезгә үткән бер проблеманы хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез. Без Базарлы Матакның Тынычлык урамындагы ике катлы күп фатирлы йортларда яшибез. Өйләр янында кечерәк кенә яшелчә бакчаларыбыз бар. Менә ике ел инде анда берни утырта алмыйбыз. Чөнки әлеге бакчаларны җир астыннан чыккан су баса. Кыш көне ул урында шугалак хасил булган иде. Ә хәзер ул җирләр сазга әйләнде. Ә бит коммуналь түләүләрне ай саен түләп барабыз. Авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итсәк тә, нәтиҗәсе булмады. Зинһар өчен булышыгыз.  
Н. Капотова, Т.Белова, Ф.Гыймадиева һәм башкалар.”

 

Редакциягә килгән әлеге хат белән без район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсуповны таныштырдык. Ул  болай җавап бирде:
–Без Тынычлык урамындагы әлеге бакчаны комиссия белән барып карадык. Анда җир асты сулары якын. Быел яңгырлар да күп булгач, су җир өстенә кадәр диярлек күтәрелгән. Былтыр коры җәйдә андый хәл булмаган. 
Әлеге бакчадагы җирне казытып, торба салып суны агызуны җайларга кирәк дигән фикергә килдек. Шушы арада бу эшне эшләрбез дә. Болай итү җир астыннан килгән судан котылырга мөмкинлек бирмәсә, башка чара күрербез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев