Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

“Бар авырлыкны күргән ул”

Ноябрь ае ахырында, җиргә ап-ак карлар ятып, бар җиһан пакьлеккә, сафлыкка төренгән мәлдә, илебездә гүзәл бәйрәм – Әниләр көне билгеләп үтелә.

  Шул бәйрәм уңаеннан минем кадерле кешебез, гаиләбез горурлыгы – дәү әнием турында сөйлисем килә.
Дәү әнием Кәүсәрия Габдуллаҗан кызы Мусина 1939 елның 15 февралендә Яңа Үргәгар авылында туа. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланганда аңа бары тик ике генә яшь булган. Тугыз кешелек зур, тату гаиләдән ике кеше сугышка чыгып киткән: дәү әниемнең әтисе һәм зур абыйсы. “Әтием сугышка киткәндә мин бик бәләкәй булганмын, хәтта аның йөзен дә хәтерләмим,-  дип искә ала дәү әнием күз яшьләре белән. - Әнием сөйләвенчә,  әти танк янында басып төшкән фотосурәтен җибәрә. Сурәт артына: “1943нче ел, Германиягә якынлашабыз,” – дип язылган була. Шуннан соң әтиемнән бер хәбәр дә килмәгән”. Дәү әниемә әтисенең сугыштан кайтуын күрү насыйп булмый.  Зур абыйсы яу кырларыннан  әйләнеп кайткан кайтуын, ләкин бронхит авыруы эләктергән, бәрелешләр вакытында бер кулын да югалткан, шуңа күрә сугыш беткәннән соң аз гына яшәгән ул, гүр иясе булган.
Ишле гаилә өчен сугыш һәм  аннан соңгы еллар - коточкыч авыр чор. Дәү әнием барлык авырлыкларны үз җилкәсендә кичерә. Иң үзәккә үткәне ачлык була сабый бала өчен. Черегән бәрәңге, төрле үлән яфрак-сабаклары гына коткара аларны үлем тырнагыннан.
Сугыш чоры балаларының бөтенесе кебек үк, дәү әнием дә тормыш йөген бик иртә тарта башлый. Кечкенәдән үк кыр эшләрендә җиң сызганып эшли ул. Мәктәптә дә тырышып укырга өлгерә: укуны яхшы билгеләренә генә тәмамлый.
1956 елда колхоз фермасына эшкә килә. Башта дәү әнием яшь бозаулар карый, аннан сыер савучы булып китә. Дәү әнием турында хәтта газетада да мактап язып чыгалар, мәкалә “Кәүсәрия бозаулары” дип исемләнгән була. Хөкүмәтебез дәү әниемнең хезмәтен югары бәяли, ул 1976 елда “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнә.
Дәү әтием Солтанбәк Сираҗетдин улы белән бик матур гомер кичерәләр, ул авыл мәктәбендә укытучы булып эшли. Тик гомере генә озын булмый аның – 54 яшендә үк вафат була. Дәү әнием белән икәү биш бала үстерәләр. Алар бүгенге көндә үз районыбызда гомер кичерәләр, төрле һөнәр ияләре булып хезмәт итәләр, һәркайсы үз эшендә алдынгылардан санала, чөнки дәү әнием Кәүсәрия балаларының барысын да эшчән, булдыклы, тәртипле, намуслы, миһербанлы, мәрхәмәтле, кыскача әйткәндә, чын кешеләр итеп тәрбияли алган.
Биш балаларының берсе Марат – минем әтием. Ул – көчле рухлы кеше. Тормыш мәшәкатьләрен чын-чынлап үз җилкәсендә татырга язмыш аңа 7нче сыйныфта укыган вакыттында ук язган булган. Шул елны  дәү әнием – тол,ә тием һәм аның 4 бертуганы  –  ятим, гаиләләре – терәксез, йортлары хуҗасыз калган. Биш  ятим баланы аякка бастыру өчен күпме көч, сабырлык кирәк булганын дәү әнием Кәүсәрия  үзе генә белә һәм аның гаиләдә төп таянычы, ышанычы булган әтием аңлый. Ул Роберт Миңнуллин белән Сара Садыйкова иҗат иткән җырны еш кына тыңларга ярата:
Без биш бала үстек әнкәй белән,
Тик үсмәдек иркә кочакта.
    Әйе, әтиемә иркә кочакта рәхәтләнеп ятулар насыйп булмаган, дәү әнием белән иңгә-иң торып, тормыш йөген тартырга туры килгән аңа.
    Инде дәү әтиемнең дөньядан китүенә 30 ел вакыт узган. Шулай булса да, әтием аны бик еш сагынып искә ала, дәү әтием турында безгә сөйли, бергәләп фотоларын карыйбыз. Әтием йөз-кыяфәте белән нәкъ дәү әтиемә охшаган. Ә менә зур ихтыяр көченә ия һәм нечкә күңелле булуы дәү әниемнән күчкәндер аңа.
    Дәү әнием бүген дә бер генә минут та тик утырмый, балалары белән мәш килеп аралашып яши, алар шатланса-шатлана, балалары иңенә  борчу- мәшәкатьләр төшсә – алар өчен ут йота. Әле бит дәү әниемнең биш баласы гына түгел, тугыз оныгы һәм  тугыз оныкчыгы да бар хәзер.
Без барыбыз да олы йөрәкле дәү әниебезне бик яратабыз, аңа ихтирам белән баш иябез, аның белән чиксез горурланабыз. Ходай аңа нык сәламәтлек, озын гомер бирсен иде. Ул әле безгә бик кирәк.
Мусина Камилә, Нәби Дәүли исемендәге 
гимназиянең 8нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев