Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Базарлы Матак башындагы ягулык салу станциясенә керү урынында юлга ике өзлексез сызык ни өчен шунда ясалган? СОРАУ-ҖАВАП

Базарлы Матак башындагы ягулык салу станциясенә керү урынында хәзер асфальт юлга ике өзлексез сызык сызылган.

Базарлы Матак башындагы ягулык салу станциясенә керү урынында хәзер асфальт юлга ике өзлексез сызык сызылган. Димәк, автомо¬биль белән аларны кисеп станциягә керсәң, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозасың. Шулай итеп, машинаңа ягулык салдыру өчен берничә йөз метр ара узып кына борылып кереп була. Бу бик җайсыз. Нигә алай ясалды икән? 
Әсхәт Гәрәев, 
Карга авылы. 


Без әлеге сорау¬ны ЮХИДИның район бүлекчәсе җитәкчесе Рәис САФИНГА юлла¬дык һәм мондый җавап алдык: 
“Базарлы Матак- Казан һәм Базарлы Матак-Болгар юл¬лары киселешендә зур ремонттан соң автомобильчеләр өчен кайбер үзгәрешләр кер¬телде. 
Бу урын элек ав¬томобиль хәрәкәте өчен куркыныч сана¬ла иде. Биредә, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында, еш кына аварияләр булгала¬ды. Ә машина көтеп торучы җәяүлеләр па¬вильон булмаудан ап¬тырады. Хәзер бирегә ике павильон куелды, юллар киселгән урын киңәйтелде, асфальт юлга барлык таләпләргә туры китереп билгеләр ясалды. Ягулык салу станциясе янындагы ике өзлексез сызык та юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә алып һәм дәүләт таләпләренә туры китереп ясал¬ды. Казан юнәлешендә хәрәкәт итүчеләр маши¬наларына ягулык салды¬ру өчен район элевато¬ры каршында борылып керә алалар станциягә. Ә ике өзлексез сызык¬ны кисеп үтүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен ту¬пас бозган дип сана¬ла һәм административ җаваплылыкка тар- тыла”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев