Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Битлек кимәгән өчен беркетмә кемгә төзелә?

Кибеткә битлек кимәгән кеше керсә, без, сатучылар, шунда ук аның тиешле кагыйдәне үтәвен таләп итәбез. Битлексез кешегә хезмәт күрсәтмибез. Нигездә сатып алучылар шунда ук битлеген киеп куя. Әмма сирәк булса да киреләнүчеләре дә очрый. Мондый очракта тикшерүчеләр кемгә беркетмә төзи – кагыйдәне үтәмәгән сатып алучыгамы, әллә сатучыгамы? Әлфия.

Россия Эчке эшләр министрлыгының (МВД) Әлки районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Денис Шипигин әлеге сорауга болай дип җавап бирде:

- Әгәр кибеткә битлексез кеше кереп, аңа хезмәт күрсәтелсә, бу очракта кибет хуҗасына карата беркетмә төзелә. Ә инде сатып алучы, кибетче кисәтү ясауга карамастан, битлек кими икән, ул гаепле санала. Әйтергә кирәк, район эчке эшләр бүлекчәсе гаепле кешене табуны үзмаксат итеп куймый. Без  бары чир таралмасын, Роспотребнадзор кагыйдәләре үтәлсен өчен тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев