Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Бу юлларны дустым Рафик Галләм улы Шәйхетдинов истәлегенә язам

Рафик 1948 елның 13 маенда Түбән Биктимер авылында туа. Без аның белән авылдашлар, бергә уйнап үстек. 

Базарлы Матак урта мәктәбен тәмамлагач Рафик район газетасы редакциясенә хатлар бүлегенә эшкә урнашты. Талантлы, шигъри күңелле егет биредә бик тиз үз кешегә әйләнде. Аның үткен каләм белән язылган бай телле, тирән эчтәлекле мәкаләләрен газета укучылар көтеп ала иде. Ул редакциядә Сабантуйлар батыры, язучы Әсрар Гали һәм сатирик язучы Фәнзаман Баттал белән бер чорда эшләде. Рафикка бу осталыгын камилләштерү, тәҗрибә туплау өчен менә дигән мөмкинлек булды. Әдипләр сәләтле яшь егеткә гел ярдәм итеп тордылар.
Аннан соң Рафик Шәйхетдинов Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керде, аны уңышлы тәмамлады. Берничә елдан соң тәҗрибәле журналистны газетаның баш редакторы итеп билгеләделәр. Үзен эштә күрсәтә белде, тырыш, максатчан иде. Рафик Галләм улын район хакимиятенә чакырып алдылар. Ул күп еллар Әлки районы башлыгы урынбасары булып эшләде. Дөрес җитәкче иде. Гади халыкка күп ярдәме тиде. Гаиләсендә менә дигән әти һәм ир булды. Оста гармунчы, җырчы иде.
Рәхмәт дустыма, кирәк чакта ярдәм кулы суза, кирәк икән, ачулана белде. Кайчан кайтып керсәң дә, ишекне тутырып ачып каршы алдылар. Тормыш чәчәге елмаеп торыр, өстәлендә тәмле ризык, кайнар чәй булыр иде. 
Бу дөньяда кемнең күпме яшисен бер Алла гына белә шул. Көтмәгәндә-уйламаганда дустым Рафик безне ятим калдырып мәңгелек йортка китте. 22 апрельдә аның бакыйлыкка күчүенә 10 ел тулды. Бу аның гаиләсе, дуслары өчен генә түгел, бөтен Әлки районы өчен зур югалту булды. 
Әмма, үзе арабызда булмаса да, Рафик Галләм улының якты хатирәсе күңелләребездә гел исән. Аның игелекле гамәлләре онытылмый. Бик сагынабыз сине, дустым!

Корбан Галиев, 
Түбән Кама шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев