Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Дәү әтием язмышын белү - бурычым

Газетабызда “Хәбәрсез югалмаганнар, ил өчен башларын салганнар” исеме астында исемлек бастырылып килә.

  Биредә Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайта алмаган, туганнары өчен язмышлары билгеле булмыйча, соңрак алар турында мәгълүматлар табылган райондашларыбызның исем-фамилияләре бирелә. Анда моңарчы “хәбәрсез югалган” дип саналган кеше турында туганнары бик тә кадерле булган мәгълүматны: аның кайда яралануын, һәлак булган яисә әсирлектә үткәргән урынын белә ала. Шунысы куандыра: әлеге исемлектән якыннарын тапкан әлкилеләр бар. Без алар турында да мәгълүматны биреп барабыз. Узган ел ахырында редакциябезгә Татьяна Клянина  кереп, исемлектә дәү әтисе турында мәгълүматны күреп, бик нык дулкынлануы турында әйтте.

-        Мин “Әлки хәбәрләре” газетасын даими алдырам. Газетаның 18 ноябрь санында “С” хәрефенә басылган исемлектә 1910 елда Түбән Кәчи авылында туган Скворцов Степан Фомич исемен укыдым. Анда аның мартында Калининград өлкәсендә һәлак булуы язылган.

Мин Степан Фомичның оныгы. Ул 1941 елның Кузнечиха хәрби комиссариаты тарафыннан гади солдат буларак сугышка озатыла. Аннары дәү әтиемнең хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә. Мин аның турында мәгълүматларны күптәннән эзлим. РФның Саклану министрлыгы архивларына белешмәләр соратып хатлар язганым булды. Әмма анда да “Хәбәрсез югалган ул” дигән язулар гына килде. Интернет аша да эзләдем, хәрби комиссариатларга да мөрәҗәгать иттем – әмма бернинди дә яңа мәгълүмат алуга ирешү мөмкин булмады. Әнием – аның бердәнбер кызы Клавдия Удальцова да әтисенең язмышын бик тә белергә теләгән иде. Әмма ул 2022 елның мартында 90 яшендә әтисе турында бернәрсә дә белә алмыйча вафат булды. Газетагызда басылган мәгълүматлар безнең гаилә өчен бик тә мөһим һәм көтелмәгән яңалык булды. Мин дәү әтиемнең язмышын белү – бурычым дип саныйм, - диде Татьяна Александровна, әлеге зур эшне башкаручыларга зур рәхмәтләрен  җиткерергә теләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев